Әлеге тикшеренүнең актуальлеге хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә ата-аналарына карата максатчан юнәлештә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүнең кирәклегенә бәйле, чөнки хәзерге мәктәпкәчә белем бирүнең норматив документлары нигезендә бала үзе турында, үзенең гаиләсе, ата-аналары турында яхшы аңларга, шулай ук аларга ихтирамлы булырга тиеш.

Шулай ук автор тарафыннан психологик-педагогик әдәбиятта “хөрмәт” һәм “ихтирамлы мөнәсәбәт” төшенчәләренә, аларны мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә формалаштыру үзенчәлекләренә анализ ясала. Моннан тыш, тикшеренүдә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ата-аналарына карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча эксперимент ачыла.

Тикшеренүнең максаты: өлкәнрәк мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең ата-аналарына карата ихтирамлы мөнәсәбәт дәрәҗәсен ачыклау. Шулай ук мәкаләдә “Әкиятләр ихтирамлы булырга өйрәтә” программасы бирелә, аңа 26 дәрес керә, мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең ата-аналарына карата ихтирамлы мөнәсәбәтләренең төп компонетлары һәм формалашу дәрәҗәсе ачыклана. Эшләнгән программаның үзенчәлеге үз эченә татар, рус халык әкиятләрен һәм хәзерге заман әкиятләрен ала, шулай ук аңа әңгәмәләр, уеннар, театрлаштырулар, яңа әкиятләр төзү керә. Мәкалә материаллары мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре, шулай ук ата-аналар өчен файдалы булырга мөмкин.

Сылтама ясау өчен: Биктагирова Г.Ф. Изучение формирования уважительного отношения к родителям у дошкольников средствами сказки // Научный Татарстан. 2018. №3. С.61–67.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Биктаһирова Гөлнара Фердинанд кызы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Казан (Идел уе) федераль университеты, е-mail: BikGF@mail.ru