- РУС
- ТАТ
Татарстанның Кукмара районындагы авыл. Кукмара шәһәреннән 21 км көнбатыштарак, Бөре елгасы буенда урнашкан
1619 елдан Сабанчи буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Аты исеме белән телгә алына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тире иләү-бүрек тегү кәсепчелеге тарала.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.
XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1108,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.
1931 елда “Октябрь” колхозы оештырыла, 1959 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы), 1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.
Халкы “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә.
1917– 2018 елларда башлангыч мәктәп эшли. Авылда шулай ук клуб (1957 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.
Клуб каршында “Миләшкәй” балалар хореография коллективы (2008 елдан) эшли.
Төзекләндерелгән 3 чишмә бар.
Авыл зиратында XIX йөзгә караган гарәп графикасы белән язылган 4 кабер ташы ачыклана.
А.Р.Мотыйгуллина (1965 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты;
Р.С.Шакиров (1941 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган агрономы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.
1782 елда – 120 ир-ат;
1859 елда – 476,
1897 елда – 563,
1908 елда – 679,
1920 елда – 690,
1926 елда – 580,
1938 елда – 591,
1949 елда – 390,
1958 елда – 334,
1970 елда – 287,
1979 елда – 230,
1989 елда – 148,
2002 елда – 151,
2010 елда – 141,
2017 елда – 114 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.