Биографиясе

1897 елның 17 июне, Минск губернасы Борисов өязенең Лисино авылы — 1959 елның 9 сентябре, Казан.

Ф.Э. Дзержинский исемендәге Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясе хәрби-техник академиясен тәмамлаганнан соң (1928), «Красное знамя» заводының соңыннан Хәрби-химик фәнни-тикшеренү институты (НИИ-6) дип үзгәртелгән Дары һәм шартлаучан матдәләр үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә, лаборатория мөдире, бүлек мөдире булып эшли.

1939 елдан Казан химия-технология институтында, каты химик матдәләр технологиясе кафедрасын оештыра һәм җитәкли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре шартлаучан матдәләрнең (ШМ) технологиясенә һәм синтезына карый.

Холево кислота катнашмаларының нитратлаштыру активлыгына теоретик нигезләмә бирә, кызу кислота әйләнешен гамәлгә кертү һәм кислота катнашмаларының нитратлаштыру факторын көчәйтү исәбенә ШМнең технологияләрен камилләштерә (СССР Министрлар Советы бүләге, 1935). Тиз үтүчән физик-химик процессларның химик-динамик теориясен булдыра (каты югары энергияле органик матдәләр шартлавына этәргеч бирү). ШМ сизгерлеге аларның химик табигате, физик халәте (шул исәптән реологик үзлекләре) һәм динамик йөкләм кушылу функциясе икәнлеген дәлилли. Шартлаучы снарядларда дефект яки ярык-чатнак хасил булу сәбәпләрен ачыклый, аларны бетерү буенча нәтиҗәле чаралар булдыра. Нефть чыгаруны интенсивлаштыру өчен шартлау энергиясен һәм ШМне куллану буенча тикшеренү эшләре белән җитәкчелек итә. «Кислоталарның нитратлаштыру факторы» атамасын әйләнешкә кертә, ШМнең сугуга сизгерлеген өйрәнү өчен приборлар (N1, N2) эшли.

100 дән артык фәнни хезмәт һәм уйлап табу авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР ЮС Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Чувствительность взрывчатых веществ к удару на копре. М., 1974.

Әдәбият

Николай Александрович Холево: Воспоминания. К., 1997; 

Специалисты по взрывчатым материалам, пиротехнике и боеприпасам: Биогр. энцикл. М., 2006.