Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт һәм ясаклы крәстияннәр, типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1896 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

1889 елгы мәгълүматларга караганда авылда 3 су тегермәне, XX йөз башында – Архистратиг Михаил чиркәве эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1957 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Потапово-Томбарлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1944 елда “Победа” һәм “Смычка” колхозларына бүленә, 1950 елда алар “Победа” колхозына берләштерелә, 1951 елда шулай ук составына “Свободный путь” колхозы (Воткин поселогы) һәм “Свободный труд” колхозы (Галкино авылы) керә, 1976 елда – “Берлек” колхозы, 1982 елда – “Березовский” совхозы, 1995 – 2005 елларда “Березовский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 2005 елдан “Березовские зори” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, аннан соң крәстиян фермер хуҗалыгы була.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда хезмәт мәктәбе ачыла, 1923 елда башлангыч (1927 – 1928 елларда мәктәп каршында наданлыкны бетерү курслары эшли), 1932 елда – җидееллык, 1935 елда – урта, 1943 елда – җидееллык, 1951 елда – урта (1964 елда яңа бина төзелә), 2015 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә. 1965 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли.

Авылда “Теремок” балалар бакчасы (1987 елдан), китапханә (1969 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1972 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1969 елдан), Архангел Михаил чиркәве (2002 елдан, төзелеп бетмәгән), Потапов-Томбарлы чуаш милли мәдәният үзәге (1992 елдан).

Ел саен Семык милли бәйрәме, “Чуаш чибәре” конкурсы уздырыла.

Мәдәният йорты каршында “Сеспель” театры (1975 елдан, 1994 елдан халык театры, оештыручысы – Р.И.Савельева), “Нарспи” фольклор коллективы (1978 елдан, 1991 елдан халыкныкы, 1990 елларда “Тарават” итеп үзгәртелә, оештыручылары – Р.И.Савельева, В,В.Дегтярёв), “Забавушка” балалар бию коллективы (1994 елдан, оештыручысы – М.Н.Савельева), “Тарават” балалар фольклор ансамбле (2000 елдан, оештыручысы – М.К.Максюткин), “Шанкрав” бию коллективы (2000 елдан, оештыручысы – О.В.Юрасова), “Семицветик” балалар вокаль ансамбле (2000 елдан, оештыручысы – Н.Н.Зарипова), “Веселые гномики” балалар театр коллективы (2009 елдан, оештыручысы – В.В.Филлипова) эшли.

Авылда ике төзекләндерелгән “Педот сале” (Федот чишмәсе”) һәм “Самовар” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

А.А.Афанасьев (1925 – 1985) – шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче;

Н.А.Дегтярёв (1925 елда туган) – медицина фәннәре докторы, профессор;

Г.П.Евсеев (1914 – 1973) – майор, Советлар Союзы Герое;

В.Н.Козлов (1949 елда туган) – төбәк тарихын өйрәнүче, туган авыл тарихына караган хезмәтләр авторы;

Е.Ф.Королёв (1947 елда туган) – бокс буенча спорт остасы, халыкара категорияле судья;

Н.Ф.Королёва (1952 елда туган) – Чуаш җыр һәм бию академия ансамбле солисткасы;

Л.Л.Кузьмин (1937 елда туган) – журналист;

А.В.Леонтьев (1963 елда туган) – профессор, педагогия фәннәре докторы;

В.Р.Матвеев (1928 елда туган) – спортчы, җиңел атлетика һәм чаңгы буенча спорт остасы, күп тапкырлар ТРның һәм РФнең чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, Мәскәүдә Олимпиада уеннарында, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Халык саны

1859 елда – 579,
1889 елда – 801,
1910 елда – 1315,
1920 елда – 1273,
1926 елда – 1357,
1938 елда – 1482,
1949 елда – 1221,
1958 елда – 1379,
1970 елда – 872,
1979 елда – 727,
1989 елда – 549,
2002 елда – 758,
2010 елда – 744,
2015 елда – 771 кеше (чуашлар – 71%).