- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Уратма елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 45 км көньяктарак урнашкан
1710 елдан Каенлы Төбәк исеме белән мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.
XX йөз башында авылда Вознесение чиркәве (1910–1916 елларда төзелә; архитектура истәлеге, эшли), чиркәү-приход мәктәбе, 2 су тегермәне, ашлык саклау-сату һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1609,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан − Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан Түбән Кама районында.
Хәзер – Түбән Уратма авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда «Борец революции» колхозы оештырыла. 1957 елдан − «Прикамский» (үзәк утары– Ширәмәт авылы), 1967 елдан –«Родина» (үзәк утары – Түбән Уратма авылы) совхозларында.
1996 елдан «Родина» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы , 2006–2008 елларда «Уратма» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзер «Союзагро»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Прикамский» төбәкара җитештерү комплексы эшли.
1897 елда – 920,
1906 елда – 996,
1920 елда – 1005,
1926 елда – 719,
1949 елда – 295,
1958 елда – 112,
1970 елда – 193,
1979 елда – 101,
1989 елда – 8,
2002 елда – 5,
2010 елда – 13 кеше (руслар),
2022 елда – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.