Биографиясе

1886 елның 15 марты, Вятка губернасы Уржум шәһәре (Хәзерге Киров шәһәре) – 1934 елның 1 декабре, Ленинград.

Яшьли ятим калган С.М.Киров кыз туганнары белән бергә әбисендә тәрбияләнә. 1893 елдан Уржум балалар йортында яши.

Уржум шәһәр училищесен тәмамлаганнан соң (1901), укытучылары һәм Уржум хәйрия җәмгыяте булышлыгы белән С.М.Киров Казан сәнәгать училищесенә (механика-техника бүлегенә) билгеләнә.

Беренче уку елында С.М.Киров Нижне-Фёдоров урамында (хәзер Федосеев урамы), чиновник кызы Л.Г. Сундстрем квартирасында коридорда яши, сандыкта йоклый.

Замандашлары әйтүенә караганда, укучылар арасында С.М.Киров иң ярлылардан була, шуңа карамастан, яхшы укый, сыйныфтан сыйныфка бүләкләр белән күчерелә.

Укуның икенче елында Уржум хәйрия җәмгыяте ай саен 5 сум булган стипендия түләүне туктата. С.М.Киров, ярдәм сорап, Казан сәнәгать училищесенең мохтаҗ укучыларына ярдәм итү җәмгыятенә мөрәҗәгать итә. Шул вакытта ул сабакташлары Яковлев һәм Асеевның Рыбнорядская (хәзер Пушкин) урамында урнашкан квартирасына күчергә мәҗбүр була.

Сәнәгать училищесенда С.М.Киров бигрәк тә төзелеш сәнгате белән кызыксына. Уку йортында дисциплина бик коры була, дәресләр иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр бара. Дәресләрдән соңгы буш вакыт та регламентка буйсына.

Кыз туганнарына Уржумга җибәрелгән хатларның берсендә С.М.Киров болай дип яза: “Безнең мәктәпләрдә укучыларның җитәкчеләр кушканнан башкачарак уйлаганын яратмыйлар, бу укучыларны мәктәптән куу ягын карыйлар”.

1903 елда С.М.Киров студентлар һәм эшчеләрнең яшерен түгәрәкләре белән элемтә урнаштыра, тыелган китаплар укый. Шул ук елның көзендә яшерен түгәрәк кушуы белән училищесе остаханәсеннән революцион листовкалар бастыру өчен станок алып чыга.

1903 елның 14 ноябрендә С.М.Киров, училищесе җитәкчеләре рөхсәтеннән башка, иптәшләре белән бергә шәһәр театрына, студентлар ярдәмгә мохтаҗ иптәшләре файдасына оештырган спектакльгә бара. Шуның өчен С.М.Киров училищеседан куыла. Бу турыда белгән сабакташлары берничә көнгә сузылган бунт күтәрә. Нәтиҗәдә училищесе җитәкчеләре куылган студентларны кире кайтара.

1904 елда С.М.Киров Томск шәһәренә күчеп китә. Шәһәр управасында сызымчы булып эшли, Томск социал-демократик оешмасының актив әгъзасына әйләнә. 1905 елдан С.М.Киров – РСДРПның Томск комитеты әгъзасы; яшерен басмаханәне җитәкли.

1905–1906 елларда полиция тарафыннан берничә тапкыр кулга алына, 1907 елда 1 ел да 4 айга төрмәгә ябыла.

1908 елда иреккә чыккач, Иркутск шәһәренә, 1909 елның маенда, полициядән качып, Владикавказ шәһәренә китә. 1916 ел ахырыннан андагы большевиклар группасы белән җитәкчелек итә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Владикавказ Эшче һәм солдат депутатлары советын, РСДРПның берләштерелгән Терек өлкә комитетын оештыруда катнаша (комитет секретаре була).

1919 елда С.М.Киров – Әстерхан оборонасы (Вакытлы хәрби-революцион комитете рәисе) һәм Кавказны акгвардиячеләрдән азат итү җитәкчеләренең берсе.

1921 елдан Азәрбайҗан Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты секретаре.

1926 елдан ВКП(б)ның Ленинград губерна комитеты (өлкә комитеты) һәм ВКП(б) Үзәк комитетының Төньяк-Көнбатыш бюросы беренче секретаре; бер үк вакытта 1934 елда Үзәк комитет секретаре.

Смольныйда ачыкланмаган шартларда револьвердан атып үтерелә.

Истәлеге

Казанда элеккеге сәнәгать училищесе (хәзерге Казан милли тикшеренү технологик университеты) бинасында мемориаль такта куела.

С.М.Киров исеме бер урамга (2005 елдан – Мәскәү урамы), технология университетына, ясалма каучук заводына бирелә.

Казанның бер районы аның исеме белән атала.

С.М.Кировка Казанда Карл Маркс урамында (1949, скульптор Н.В.Томский, архитектор А.А.Любимов) һәм К.Цеткин урамында (1930 еллар) һәйкәлләр урнаштырыла.

Әдәбият

Костриковы А.М. и Е.М. Детские и юношеские годы Сергея Мироновича Кирова: воспоминания. Киров, 1940.

Татьянинов Д.Н. С.М.Киров в Казани. Казань, 1941.

Амиров К.Ф. Казань: где эта улица, где этот дом?: справочник улиц города Казани. Казань, 1995.

Автор – Л.М.Айнетдинова