Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 21 февраленнән 1918 елның 26 гыйнварына кадәр Оренбургта татар телендә нәшер ителә (1917 елның октябреннән «Яңа вакыт»).

1913 елга кадәр атнага 2-3 тапкыр, аннан соң көн саен басыла.

Барлыгы 2308 саны чыга.

Наширләре бертуган З. һәм Ш.Рәмиевләр, мөхәррирләре Ф.Кәрими, 1917 елның октябреннән Я.Вәли.

Актив язышучылары: Һ.Атласи, З.Бәшири, М.Бигиев, Ә.Вәлиди, Җ.Вәлиди, М.Галәү, Г.Гобәйдуллин, М.Гафури, Г.Гыйсмәти, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Ш.Мөхәммәдов, С.Сүнчәләй, Р.Фәхретдин, Б.Шәрәф, З.Ярмәки.

1909 ел гыйнварына кадәр Ф.Кәрими басмаханәсендә, аннары Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә басыла.

Юнәлеше

Һәр санда чит ил һәм Россия хәбәрләре, җирле яңалыклар, газетаның үз хәбәрчеләре язмалары һәм башкалар урын ала.

Газетада сәяси мәсьәләләргә зур игътибар бирелә, Дәүләт думасындагы мөселман фракциясе депутатлары эшчәнлеге яктыртыла.

Игенчелекне яхшырту ысуллары, һөнәрчелек һәм сәүдәне камилләштерү, татарларның икътисади белемен күтәрү зарурлыгы турындагы мәкаләләр басыла.

«Вакыт» битләрендә әдәбият, тел, музыка, театр, мәгариф, фән, дин, татар мөселман хатын-кызларының гаиләдәге роле мәсьәләләренә караган, мөселманнар арасында таралган хорафатларны тәнкыйтьләгән мәкаләләргә зур урын бирелә. Халыкка аң-белем таратуда татар интеллигенциясенең роле яктыртыла.

Татар алфавитын камилләштерү, музейлар ачу, татар газеталарына әдәби кушымталар бирү мәсьәләләре күтәрелә. Европача белемле укытучы кадрлар әзерләүгә игътибар ителә. Үзидарә органнарында эшләү мөмкинлеге алу өчен яшьләр рус телен өйрәнергә, мәгариф мәсьәләләре турында фикер алышу өчен укытучылар съездларын үткәрергә тиешләр, диелә.

Милли һәм дини мәсьәләләрне яктыртуда «Вакыт» үз артыннан ияргән барлык татар вакытлы матбугатына үрнәк булып тора; башка татар басмалары мөхәррирләре кире каккан кискен карашлы материалларны бастырып чыгара.

1906–1907 елларда «Әдәбият капчыгы» исемендә шигъри кушымта бастыра; 1908–1918 елларда кушымта рәвешендә «Шура» журналын нәшер итә.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Самойлович А. Мусульманская периодическая печать. Печать русских мусульман // Мир ислама. 1912. Т. 1, № 2;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – А.М.Ахунов