1992 елда С.Садыйкованың әнисенең туган ягында Татарстан Республикасы Дәүләт музее (2001 елдан Татарстан Республикасы Милли музее) филиалы буларак ачыла; 2007 елдан муниципаль музей.

Махсус төзелгән бинада урнаштырылган. Экспозиция мәйданы – 75,6 кв.м. Фондта 1 меңнән артык саклау берәмлеге. Экспозиция С.Садыйкованың тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә багышлана, аның шәхси әйберләре: (кызы Ә.Г.Айдарская тарафыннан тапшырылган) чулпылары, концерт күлмәкләре, гастрольләргә йөргән чемоданы, патефоны, С.Садыйкованың үз язмалары һәм танылган шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат иткән көйләре язылган 1930 еллар пластинкалары, 1960 елның ахыры – 1980 елларда язылган инструменталь әсәрләре, спектакльләргә язылган музыка белән аудиокассеталар.

Музей экспонатлары арасында 1930 елда Мәскәүдә С.Садыйкова сатып алган фарфор ваза, 1939 елда Ташкент шәһәрендә җырчыга бүләк итеп бирелгән үзбәк келәме, композиторның Петербург рәссамы Фәйзрахман Камалов эшләгән портреты (2006) бар.

Ел саен Музей ачылган көн (10 июнь), Җиңү көне (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май), С.Садыйкова туган көне (1 ноябрь) үткәрелә