Идел елгасының югары террасасында, Лаеш районы Травкино авылыннан 0,6 км төньяк-көнчыгыштарак. Хәерби, Куян, Саламык күлләре белән меридиаль юнәлештәге түбәнлектә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,3 га. Су күләме 40 мең м3. Озынлыгы 170 м, иң зур киңлеге 90 м. Уртача тирәнлеге якынча 4 м, иң зур тирәнлеге 6,5 м. Озынча түгәрәк формада. Ярлары чагыштырмача текә, төньяктагы яры күтәренкерәк.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган. Туенуы күбесенчә җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән, йомшак, саргылт төстә. Үтә күренмәлелеге 40 см.

Ял итү урыны.

ТРның табигать истәлеге (1978).