Дөнья фаунасында – 2 меңгә якын, Россиядә 200 тирәсе төре билгеле.

Татарстанда куыгаяклылар таралганнар, әмма төр составлары өйрәнелмәгән.

Бик кечкенә (0,5-1,5 мм озынлыкта, тропикларда 1 см га кадәр) бөҗәкләр. Башы конуссыман, очы белән аска һәм аз гына артка юнәлгән. Авыз аппараты чәнчеп суыручы типта. Тар, озын канатлары нечкә төкле чук булып урнашкан һәм каурыйларны хәтерләтә. Җилпенеп очалар. Кайбер төрләрендә канатлары үсеш алмаган, яисә бөтенләй юк. Аяклары кыска. Тәпиләре ике буынлы, очында тырнаклары һәм субстратка тиз генә ябышу өчен кирәкле махсус куыксыман имгече (исеме шуннан) бар. Корсак белән этәрелеп, куыгаяклылар кискен сикерешләр ясый алалар. Үсемлекләрдә (күбрәк чәчәк һәм чәчәк төркемнәрендә), аларның соклары белән тукланып яшиләр; кайбер төрләре – ерткычлар, вак буынтыгаяклыларга һөҗүм итәләр һәм эчке сыеклыгын суыралар.

Куыгаяклыларның 2 асотрядын билгелиләр: күкәй салгычлы (Terebrantia) һәм көпшәкойрыклылар (Tubulifera). Күкәй салгычлы куыгаяклыларның эчтә улагы (күкәйләр үтү өчен) булган, тешле 4 калак кебек пычкысыман күкәй салгычы бар, алар шул рәвешле ясалган ярыкка күкәй салалар. Көпшәкойрыклы куыгаяклыларның күкәй салгычы юк һәм алар йомыркаларын күче белән үсемлеккә беркетәләр. Үсеше 2-3 ай. Җәй дәвамында 3 буын бирә.

Куыгаяклыларның күпчелеге үсемлекләрнең согын суырып, аларга зыян салып кына калмый, ә бәлки күп кенә вируслы авыруларны таратучылар булып та тора.