1859 ел, Казан — 1919 ел, Петроград.

1880 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлый. 1880 елларда Казанда мировой судья булып эшли, 1890 елларда — Петербургта антлы ышанычлы.

1917 елдан соң Петроградта Эшче һәм солдат депутатларының район советы әгъзасы.

У.Шекспир, А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь иҗатлары буенча брошюралар; тәрҗемә мәсьәләләренә, рус-инглиз әдәби багланышларына караган мәкаләләр; «Сайланма шигырьләр» («Избранные стихотворения», 1887), «Иске һәм Яңа Дөнья җырлары» («Песни Старого и Нового Света», СПб., 1910) исемле шигъри җыентыклар, тәрҗемәләр, пьесалар авторы.

Автор — З.А.Старицына