- РУС
- ТАТ
1970 елда шагыйрь укыган мәктәптә оештырыла. 2002 елның 5 февралендә ТРның Милли музее филиалы буларак ачыла, 2007 елдан муниципаль музей.
Бер катлы таш бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы — 110 м2, фондларында 400 саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция «Шагыйрьнең кече ватаны — Хузангай авылы тарихы», «Мәктәп еллары», «Шагыйрьнең Казан чоры тормышы», «Мәскәүдәге эш», «П.П.Хузангай фронтта», «Шагыйрьнең иҗтимагый эшчәнлеге» бүлекләреннән тора.
Кыйммәтле экспонатлар арасында — шагыйрьнең шәхси китапханәсеннән аның имзасы куелган китаплар, мемориаль әйберләр (П.П.Хузангайның фронт шинеле, фуражкасы, офицер каешы).
Музей ел саен шагыйрьнең туган көнен (22 гыйнвар), музей ачылу көнен (5 февраль) билгеләп үтә.
Директоры — О.В.Мурзин (2002 елдан).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.