Биографиясе

1922 елның 25 мае, Оренбург өлкәсенең Троицк шәһәре – 1988 елның 7 сентябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1948).

1951–1952 елларда ТАССР Министрлар советының сәнгать эшләре инспекторы, 1953–1988 елларда Сәнгать фондында (1953–1956 елларда директор), бер үк вакытта, 1949–1955 елларда, Казан сәнгать училищесендә укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950).

Нурмөхәммәтов Р.В. Камада кич. 1977

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Нурмөхәммәтов Р.В. Сынлы сәнгать музее. 1980

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Иҗат юлын тарихи жанрда башлый («А.С.Пушкин Казан аксакаллары белән сөйләшә», 1949), «Горький Казанда» темасына картиналар һәм этюдлар («Яшь Горький Иделдә», 1948), А.С.Деренков яшәгән Красновидово авылыннан пейзажлы этюдлар сериясен («Илгизәр еллар», 1955) иҗат итә. 1960–1970 елларда хатыны Л.П.Иванова белән берлектә җәмәгать интерьерларында күп кенә монументаль-декоратив композицияләр ясый (Казанда Химиклар мәдәният сарае фойесы, 1969, штукатуркага бизәк төшерү һәм башкалар).

Әйдәп баручы пейзажчы-рәссамнарның берсе буларак, Р.Нурмөхәммәтов Казан урамнарына, истәлекле урыннарына, Казан арты авыллары күренешләренә багышланган лирик-камера пейзажлары («Паркта көз», 1953; «Җепшек көн», 1953; «Ишегалды», 1955; «Лобачевский һәйкәле», 1955; «Кырлай», 1976; «Шәһәр чите», 1981–1982), контраст колоритлы индустриаль пейзажлар («Яхталар. Чусовая елгасы», 1961; «Кыя», 1963; «Порт», 1978–1979) яза.

Нурмөхәммәтов Р.В. Казан. Кабан күле. 1959

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Идел буе рәссамнарының зона (Сталинград шәһәре, 1953), «Зур Идел» (Куйбышев шәһәре, 1964; Казан, 1980), РСФСР рәссамнары (Мәскәү, 1953–1954, 1955), РСФСРның автономияле республикалары рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1971) күргәзмәләрендә катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләр тупланмасы

Р.Нурмөхәммәтов әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Әлмәт картиналар галереясында саклана.

Нурмөхәммәтов Р.В. Көзге иртә. Макарьево авылы. 1980

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Черкасова Н. Изобразительное искусство Советского Татарстана. Казань, 1957.

Файнберг А.Б. Художники Советской Татарии. Казань, 1983.

Автор – М.Е.Ильина