Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең үзәгендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Үзәге – Чибәркүл шәһәре.

Халкы – 29850 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 827 кеше (1979 елда – 1286, 1989 елда – 1246, 2002 елда – 932 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә Идел буе татарлары Казан ханлыгы җимерелгәннән соң урнаша башлыйлар. Татарларның күпләп күченүләре 1730–1740 еллардагы Чибәркүл кальгасы төзелеше һәм Столыпинның аграр реформасы чорларына туры килә.

Районда Идел-Урал татарлары белән беррәттән нагайбәкләр дә яши (Варламово, Болотово, Икенче Ключевка авыллары).

Бишкил поселогында «Бүләк» татар-башкорт ансамбле һәм «Дуслык» татар ансамбле, Варламово авылында «Чишмә» һәм «Бәрмәнчек» ансамбльләре эшли.

2009 елда район делегациясе Беренче Керәшен яшьләре форумында (Казан) катнаша. Варламово авылында нагайбәкләрнең милли мәдәнияте музее эшли.