Төрләре

Гравюра станлы әсәр (эстамп), китап рәсеме һәм бизәге, гамәли графика төре буларак яшәп килә.

Тиражлау, ягъни бер үк төрле басма нөсхәләрен күп тапкыр алу мөмкинлеге гравюраның үзенчәлеге булып тора.

Гравюра оригиналь (автор тактага үз әсәрен күчергәндә) һәм репродукция (башка автор әсәре кабатлап басылганда) төрләренә бүленә.

Казанда гравюра үсеше

Казанда гравюра үсешенә XVI йөзнең 2 нче яртысында башланып киткән рус телендә китап басу эше («Аноним басмаханә»), шулай ук татар китапларын басу өчен оештырылган беренче басмаханәләр эшчәнлеге (XIX йөз башы, кара Азия басмаханәсе) башлангыч бирә. Барыннан да бигрәк уку йортларының тарих, нумизматика, археол. өлкәләренә караган хезмәтләрне иллюстрацияләү ихтыяҗларына җавап рәвешендә репродукцияле гравюра үсеш ала.

1810 елда Казанда гравёр Левен Кальмер эшли һәм ул Х.Френ, К.Фукс нумизматик коллекцияләреннән күчермә таблицалар әзерли, алар Х.Френның «Җүчи олысы ханнары тәңкәләре» («Монеты ханов улуса Джучиева», СПб., 1832 ел) дигән хезмәтендә басылып чыга. П.Ф.Табуре, Л.И.Шевиц, Ткачук, Н.Я.Кафтанников тарафыннан журнал иллюстрацияләре сыйфатында башкарылган архиектура-күренеш гравюрасы 1830–1840 елларда Казан басмалары битләрендә урын ала.

XIX йөзнең 2 нче яртысында В.В.Вараксин, А.М.Кокорев, И.Н.Харитоновның Казандагы басмаханәсендә литография ысулы белән гарәп язуындагы (ешрак куфи стилендә) Коръән сурәләре һәм мөселманнарның төп мәчетләре сурәтләре чагылдырылган эстамп-шәмаилләр бастырыла. Алар А.Абдуллин, М.Сәетов, Г.Мозаффаров, бертуган Әхмәтсадыйковлар һәм башкалар татар осталары тарафыннан башкарыла.

Гравюра әсәрләре арасында XIX йөз уртасы шәһәр күренешләрен чагылдырган үрнәкләр аеруча игътибарга лаек. Казан күренешләре В.Туринның ике сериясендә: 10 офортта (рулетка, офорт, лавис, 1820 елларның 2 нче яртысы) һәм Мәскәүдә А.С.Ястребилов литографиясендә нәшер ителгән литографияләр альбомында (1834 ел), шулай ук Санкт-Петербургта Конрад Вингебер басмаханәсендә басылып чыккан тарихи-дини рәсемнәр альбомында чагылыш тапкан. 1830 еллар ахырында Э.Турнерелли Казан күренешләре сериясен иҗат итә, алар Лондонда Лефер һәм Нейман басмаханәсендә литографияләнә.

Гравюраның сәнгать төре буларак үсешендә Казан сынлы сәнгать мәктәбенең Ю.И.Тиссен җитәкчелек иткән гравёрлык бүлеге (1895–1908 еллар) мөһим роль уйный. Биредә Петербург Сынлы сәнгать академиясендә кабул ителгән традицион методика нигезендә классик гравюра һәм офорт укытыла. Ю.И.Тиссенның һәм аның шәкертләре А.Г.Лошадкин, Д.Д.Агафоновның гравюра эшләрендә «В.В.Матэ мәктәбе»нең тонлы гравюра йогынтысы ачык сизелә, Л.Ф.Овсянников һәм П.М.Дульский әсәрләрендә ирекле стильдә иҗат ителгән офорт көчлерәк тоемлана.

1910 елларда оригиналь гравюраның барлык төр техникалары һәм иҗат юнәлешләре чәчәк атуына, башлыча, А.Ф.Мантельнең наширлек эшчәнлеге этәргеч бирә, ул нәшер иткән басмаларда «Сәнгать дөньясы» («Мир искусств») берләшмәсенең күренекле графиклары эшләренә зур урын бирелә.

Графика – мөстәкыйль сәнгать төре

Гравюра үсешендәге яңа этап 1920 елда Казан дәүләт ирекле остаханәләренең Н.С.Шикалов җитәкчелегендәге графика бүлеге торгызылу белән бәйле. Биредә гравюраның барлык төрләре укытыла һәм графика эшләре өйрәнелә. Бу бигрәк тә И.Н.Плещинский һәм Н.С.Шикалов җитәкчелегендәге «Всадник» берләшмәсе (1920–1924 еллар) эшчәнлегендә тормышка ашырыла, алар «үз законнары һәм ирекле график стиле булган гравюраны мөстәкыйль сәнгать төре буларак күтәрү»не максат итеп куялар.

1930 елларда «Всадник» рәссамнары иҗатында авторлык гравюрасы үз эченә китап сәнгатен, плакат, лубок, афиша, кече басма формаларны берләштерүче, «массалар телендә сөйләүче», типография техникасына якынрак торучы һәм ул чор өчен актуальрәк булган «производство графикасы» белән алышына.

Казанда А.В.Луначарский исемендәге полиграфия мәктәбе (1922 ел) һәм Казан сынлы сәнгать училищесендә производствога якынайтылган графика бүлеге ачылу (1928–1929 еллар) бу өлкәдә эшләүче милли осталар әзерләүгә (Г.В.Арсланов, Ф.Ш.Таһиров, Д.Н.Красильников, Ш.Н.Мөхәммәтҗанов, Б.Г.Йосыпов һ.б.) этәргеч бирә.

Гравюра үсешенең сүрелүенә совет сәнгатендәге гомуми тенденцияләр һәм 1930 елларда әйдәп баручы графика осталарының Казаннан китүе сәбәп була.

Бөек Ватан сугышы елларында гравюраны кулдан ясалган рәсем һәм плакат алмаштыра. 1950 еллар ахырына кадәр Татарстанда эстамп белән шөгыльләнүче рәссамнар булмый диярлек (И.Е.Бобровицкийның линогравюралар сериясе һәм Чистайда эшләгән И.А.Нестеровның пейзажлы офортларыннын гайре).

Гравюраның яңарышы

Гравюраның яңарышы 1950–1960 елларда Балтыйк буе, Украина, Ленинград, Мәскәү сынлы сәнгать югары уку йортларында белем алып, Татарстанга милли һәм «башкала» графикасы мәктәпләренең заманча югары профессор культурасын алып кайткан сугыштан соңгы буын осталарына бәйле. Алар – И.Л.Язынин, Л.А.Потягунин, И.К.Колмогорцева, Т.А.Зуева, С.М.Кульбака, Ю.Б.Лысогорский, Л.М.Кальюранд, А.Р.Туманов, Т.Г.Хаҗиәхмәтов, Э.Я.Зарипов һ.б.

Аеруча линогравюра һәм офорт үсеш ала. 1960 еллар сәнгатендә «кырыс стиль»гә якын пластика теле, сәнгатьтә гомумиләштерүнең яңа формасы белән каралы-аклы линогравюра аерым урын алып тора. 1960–1970 елларда Татарстан графикларына төрле темаларны чагылдыру өчен ул универсаль тел булып хезмәт итә. Кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре – ватан, хәтер, тынычлык, гаилә, мәхәббәт – С.М.Кульбака, Э.Я.Зарипов, Е.В.Киселёва, милли-эпик – Э.Г.Ситдыйков һәм интим-лирик – Э.Я.Зарипов, И.К.Колмогорцева, индустрия – В.А.Попов, И.К.Әхмәдиев, шәһәр пейзажы – Л.Я.Потягунин, Л.П.Иванова, В.А.Попов, В.А.Дайчман, тарихи-әдәби темалар – И.Л.Язынин, Е.В.Киселёва, И.К.Колмогорцева, В.Б.Зелинский, В.А.Дайчман эшләрендә чагылыш таба. Төсле линогравюра үсешендә И.Л.Язынин һәм Л.А.Потягунин иҗаты мөһим урын тота.

1960 елларда М.К.Мавровская тырышлыгы белән ТАССР Рәссамнар берлеге каршында офорт остаханәсе яңадан оештырыла. Т.А.Зуева һәм М.К.Мавровскаяның лирик пейзажлары, Л.М.Кальюрандтның сугыш темасы сериясе офорт өлкәсендә игътибарга лаек вакыйга буларак бәяләнә. В.И.Ильинның офортларында (1970 еллар ахыры – 1980 еллар) күпмедер дәрәҗәдә стильләшкән иске Казан күренешләре яңа чагылыш таба. 1980 елларда Яшел Үзәндә Р.Ф.Галиуллин пейзаж һәм натюрморт жанрларында уңышлы эшли.

1970–1980 елларда рәссам-графикларның яшь буыны иҗатында эстамп үсешенең яңа тенденцияләрен – көчәя баручы психологизм, аналитик һәм романтик нигезләре, техника катлаулылыгы һәм сурәтләү чаралары байлыгы чагылыш таба (Н.У.Әлмиев, Ю.М.Каспина (Вургафт), А.Р.Туманов, В.И.Ильин, шулай ук сирәк булса да офортка мөрәҗәгать итүче Р.Т.Сафиуллин һәм Е.Г.Голубцов).

Ю.М.Каспина (Вургафт) һәм А.Р.Тумановның станлы китап графикасы индивидуаль-лирик башлангыч белән классик штрихлы офорт традицияләрен һәм яңа формалар эзләү омтылышын берләштерә.

1980–1990 елларда иллюстрациянең станлы формаларына тартылу Г.Л.Эйдинов, С.Х.Ибраһимова, Ю.Л.Бердников офортларында ачык сиземләнә. Пейзаж жанрында эшләүче И.В.Антонованың офортлары аерылып тора. Бу елларда Чаллыда офорт графика культурасы В.Сынков иҗаты, А.В.Халдиевның үтә стильләштерелгән һәм аллегорик әсәрләре (төсле офорт), Ю.Г.Свинин (йомшак лак белән яраштырылган офорт), Б.Б.Грабенко эшләре аша танылу ала.

Татарстанның хәзерге заман офорты, пластик һәм стилистик чишелешләр диапазонының киңлеге белән игътибарны җәлеп итә. 1970–1980 еллар графикасында М.К.Мавровская, И.К.Колмогорцева, Н.У.Әлмиев, А.Р.Туманов, Ю.М.Каспина (Вургафт) ирешкән казанышлар аңа нигез булып кала бирә.

Литография һәм ксилография – Татарстан графиклары иҗатында сирәк кулланылучы техникалар.

1970 елларда Н.Д.Кузнецов литографияләрендә индустриаль пейзаж темасы урын ала.

Милли тема Р.Ш.Зиннәтованың (С.-Петербург) 1980 еллардагы төсле литографияләрендә чагыла, бу юнәлештә Ә.Р.Ильясова да актив эшли. Шулай ук М.В.Нигъмәтуллинаның стилистикасы ягыннан натуралы рәсемгә якын торучы монотипияләрендә милли тема үзенчәлекле чишелеш таба.

1920–1930 елларда киң таралган ксилографияне хәзерге заман Казан графиклары сирәк куллана. Биредә А.Р.Туманов, Т.Г.Хаҗиәхмәтов аерым урын алып торалар.

Аркылы кисемле ксилография белән ясалган китап миниатюрасы өлкәсендә иң зур оста булып Туманов кала бирә, ул гравирлауның күптөрле техникалары белән эш итә, китап бизәлешендә композицион форманың бөтенлегенә һәм җентекләп башкарылуына ирешә.

Әдәбият

Дульский П.М. Книга и её художественная внешность (В связи с казанским книгопечатанием). Казань, 1921;

Дульский П.М. Актуальная графика. Казань, 1935;

Каталог выставки произведений художников Татарии 20–30-х годов. Казань, 1990;

Ключевская Е.П. У истоков казанской графики // Художник. 1990. № 6;

Султанова Р.Р. Искусство новых городов Татарстана. 1960–1990-е годы. Казань, 2001.                           

Автор – О.Г.Вербина