46 төре билгеле, Евразия һәм Төньяк-Көнбатыш Африкада таралганнар. ТР территориясендә бер төре — гади төн күгәрченнәре (C. europaeus) бар. Татарстанның бөтен территориясендә очрый. Урманнарда, урман буйларында, кисенделәрдә һәм аланнарда яши. Оя коручы күчмә кош. Майда очып килә. Республика урманнарында рекреацион йөкләнеш һәм көтү йөрү сәбәпле, саны кими бара.

Гәүдә озынлыгы 25–30 см, авырлыгы 70–80 г. Каурыйлары йомшак, аркасы кара һәм аксыл буй сызыклы соргылт-көрән төстә, корсагы кара тимгелле җирән-көрән. Канаты һәм койрыгы озын, ата затларның каурый капламы төнлә дә күренә торган зур ак таплы. Томшыгы кечкенә, очы бөгелгән, авыз кырыенда кыллар бар. Кош көндез көчсез. Берни дә түшәлмәгән оя-чокырчыгы җирдә. Кара тимгелле ике соры йомырка сала. Балалары июнь ахыры — июль башында чыга. Төн күгәрченнәре төнлә яки эңгер-меңгердә очучы бөҗәкләр белән тукланалар, ятьмә кебек авызлары ярдәмендә аларны җиңел аулыйлар.

Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Август ахырында кышларга очып китәләр.

Гади төн күгәрченнәре ТРның Кызыл китабына кертелгән.