Эчтәлек

Биографиясе

1884–1946 еллар.

1902 елдан РСДРП әгъзасы, Екатеринослав, Чита, Красноярск, Уфа шәһәрләрендә революцион эшчәнлек алып бара.

1917 елның Февраль революциясеннән соң Томскида гарнизон советы рәисе. Аннары Кызыл Армиядә хезмәт итә, 1919–1921 елларда Республика (РСФСР) Запас армиясе командиры. Бер үк вакытта 1920 елның гыйнварыннан Мәскәү-Казан тимер юлының Көнчыгыш бүлеге комиссары; ТАССРның дәүләт органнарын оештырганда Вакытлы революцион комитет әгъзасы, республика игълан ителгәннән соң, аның беренче хөкүмәте составына керә.

1921–1922 елларда Халык хуҗалыгы югары советының дәүләт корылмалары Баш комиссиясе рәисе урынбасары.

1922–1923 елларда Республика Хәрби-һава флоты Баш идарәсе башлыгы ярдәмчесе.

1923–1924 елларда Тышкы сәүдә халык комиссариаты каршындагы Республика РСФСР РВСы вәкаләтле вәкиле.

1925 елдан Мәскәүдә хуҗалык эшендә.

Автор – А.Л.Литвин