Кече Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 15,7 км. Бассейнының мәйданы 66,7 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага. Елга башы Спас районы территориясендә, «Бәрән урман дачасы»ның көньяк-көнчыгышында, тарихи вал янында; тамагы Әлки районы Юхмачы авылыннан 1 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 138 м, тамагыныкы – 73 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 73 мм, ташу вакытында су агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,045 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.