Биографиясе

1929 елның 20 сентябре, Чистай кантоны (хәзерге Нурлат районы) Иске Чаллы авылы – 2002 елның 17 июле, шунда ук.

1947–1991 елларда Октябрь районының Синдряков исемендәге колхозында эшли (бүленеп, 1955–1960 елларда Октябрьск МТСында тракторчы), колхоз рәисе урынбасары (1972 елдан).

Герой исеме авыл хуҗалыгын үстерүдә, дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктлары сатуда бишьеллык (1971–1975 еллар) планны үтәүдә ирешкән казанышлары өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Нурлат шәһәрендәге бер урам Н.И.Захаров исеме белән атала.

Әдәбият

Фасахов К. Захаров Николай Иванович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980.