ТАССР Югары Совет Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән ТАССРның (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — Татарстан Республикасы) атказанган мәктәп укытучысы буларак гамәлгә кертелә, Татарстан Республикасының 2011 ел 10 октябрь Законы беләнисеме үзгәртелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан мәктәп укытучылары, директорлар, укыту бүлеге мөдирләре һәм мәктәпләр буенча инспекторлар, педагогика училищелары укытучылары, педагогика кабинетлары, халык мәгарифенең район һәм шәһәр бүлекләре мөдирләренә балалар тәрбияләү һәм укыту эшендәге уңышлары өчен бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе беләнбергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 2331 кеше лаек була.