Биографиясе

1950 елның 15 марты, Казан – 2005 елның 15 мае, Биектау районы Әлдермеш авылы.

Армавир һава һөҗүменнән саклану югары хәрби очучылар училищесен (1971 ел) һәм Горький университетын (1987 ел) тәмамлый.

1971–1978 елларда авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары.

1978–1996 елларда РФнең Хәрби-һава кораллы көчләре идарәсенең өлкән сынаучы-очучысы.

Һавада Л-29, Су-27, Миг-31, Ту-22, Ту-214, Ил-62М, Ил-76 самолётларын сыный. Очышлары вакытының гомуми күрсәткече 5,5 мең сәгать тәшкил итә.

1996–1998 елларда Россия Федераль авиация хезмәтенең Татарстан региональ идарәсе башлыгы.

1998–1999 елларда Урал оптика-механика заводының Казан филиалы директоры.

1999–2001 елларда «Илбартабак» фабрикасы (Казан) директоры.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.