Тарихы

1565–1568 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1406,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Рождествено авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда “Комсомольский” совхозы (Астраханка, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Атабай, Күнтәч, Нурминкә, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары, Рус Сараланы поселогы) составына керә.

Хәзер авылда крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп, клуб, китапханә була. Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл зиратында 1822 елгы кабер ташы ачыклана (үзенчәлекле каллиграфик манерада башкарылган эпиграфика истәлеге).

Күренекле кешеләре

Д.К.Сабирова (1944–2015) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 56 ир-ат;
1859 елда – 508,
1897 елда – 1105,
1908 елда – 1306,
1920 елда – 1335,
1926 елда – 1437,
1938 елда – 1301,
1949 елда – 698,
1958 елда – 686,
1970 елда – 524,
1979 елда – 420,
1989 елда – 335,
2002 елда – 237,
2010 елда – 231,
2017 елда – 220 кеше (татарлар – 92%, руслар – 8%).