Биографиясе

1833 елның 29 гыйнвары (10 феврале), Түбән Новгород губернасы Васильсурск шәһәре — 1912 елның 13 апреле, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Түбән Новгород дворяннар институтын (1850), Казан университетын (1855) тәмамлый.

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә латин теле укыта. 1860 елдан Казан университетында (бүленеп, 1861–1863 елларда чит илдә фәнни командировкада), профессор (1875). Бер үк вакытта, 1870 елда, Казан руханилар академиясендә рус теле һәм славян шивәләре укыта.

Славян халыкларының борынгы истәлекләре, тел һәм әдәбиятлары буенча лекцияләр укый.

1899 елда Чехия Тел, әдәбият һәм сәнгать ФА әгъзасы булып сайлана.

Славян шагыйрьләре һәм прозаикларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итә.

Әдәбият  

Из истории русско-славянских литературных связей. М.–Л., 1963;

Славянские страны и русская литература. Л., 1973;

Горяинов А.Н., Кишкин Л.С. Книжное собрание М.П. и Н.М.Петровских // Советское славяноведение. 1986. № 5.