1932 елда Минзәлә педагогия училищесы буларак ачыла, 1995 елдан – хәзерге исемдә. 2010 елда көллияткә татар шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә.

Укыту махсус мәктәпкәчә белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү, физик культура, адаптив физик культура, башлангыч сыйныфларда белем бирү, гамәли информатика белгечлекләре буенча алып барыла.

Бөек Ватан сугышы елларында бинада Муса Җәлил укыган Мәскәү хәрби-сәяси училищесы урнаша. 1970 елда аның музее ачыла.

2018/2019 уку елында 540 укучы, 40 укытучы исәпләнә.