Техникасы

Бизәк тыгыз бөтеркәләрдән күләмле конус рәвешендә чорналган нечкә югары сыйфатлы алтын яки көмеш җыпкыр чыбыклардан тора. Чыбык, гадәттә, чорналган яки бөтерелгән ике җептән тора, бөтеркә күпертмәләре кискечләр ярдәмендә эшләнә һәм нечкә сырлар белән каплана.

Күпертмә җепкырның тәбәнәклеге яки биеклеге конусларның зурлыгыннан тора, ә беркетелгән һәм челтәрле булуы металл астар кулланылуы белән аерыла.

Аел. XIX йөзнең икенче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү, ярымасылташлар; күпертмә җепкыр. Татарстан Милли музее

Тарихы

Күпертмә җепкыр башка халыкларның зәргәрчелек сәнгатендә киң таралу алмаган үзенчәлекле һәм кабатланмас эшләү алымы. Казанның Яңа һәм Иске Татар бистәләрендәге, Арча һәм Саба районнарының аерым авылларындагы оста зәргәрләр тарафыннан башкарыла. Эшләү серләре нык саклана һәм нәселдән нәселгә тапшырылып килә. Гаять нечкә хезмәт төре буларак, күпертмә җепкыр сәнгате белән хатын-кызлар шөгыльләнә.

Сакланып калган эшләнмәләр XVIII–XX йөзләргә карый. Кораллар палатасы тупланмасында (Мәскәү) XV–XVI йөзләрнең гүзәл үрнәге сыйфатындагы астарлы күпертмә җепкыр белән бизәлгән Коръән тартмачыгы саклана.

Күпертмә җепкыр сәнгатенең зур үсеш алган вакыты XVIII йөзнең икенче яртысы – XIX йөзнең беренче яртысына туры килә. Әлеге чор эшләнмәләре җепкыр бизәгенең тыгызлыгы, эре бөтеркәләр арасында тигез урнашуы, коелмаларның чисталыгы һәм челтәрләрнең матурлыгы белән аерылып тора.

XIX йөзнең икенче яртысыннан җепкыр бизәкләр һәм чыгынты конуслар эреләнә. Өслекләре җепкыр белән капланган эшләнмәләрнең челтәрләре зурая, бизәкләре татар осталары иҗатына йогынты ясаган модерн стилендәге әсәрләр кебек чуарлана бара.

XX йөздә күпертмә җепкыр алымы белән эшләгән аерым зәргәрләр: Арча районының Кызыл Яр авылыннан М.Җәмилев, Мөндештән К.Шәмсетдинов, Саба районының Йосыф-Алан авылыннан Җ.Ганиев һ.б.

XX йөзнең икенче яртысыннан В.Ковалевский, С.Шәкүрова, И.Фазылҗанова, Е.Бакакин кебек профессиональ рәссам-зәргәрләр хәзерге заман татар бизәкләренең стильләшкән формаларын яңартуга ирешәләр.

Пута. XIX йөзнең беренче яртысы

Фрагмент. Көмеш, алтын йөгертү, фирәзә; күпертмә җепкыр. Татарстан Милли музее

Аел. XIX йөзнең беренче яртысы

Көмеш, алтын йөгертү, ярымасылташлар; күпертмә җепкыр. Татарстан Милли музее

Әдәбият

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1974.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Татарская филигрань: в контексте генезиса и развития ювелирного искусства // Из истории татарского народного искусства. Казань, 1995.

Валеев Ф.Х. Татарское народное декоративное искусство. Казань, 2020.

Автор – Г.В.Вәлиева-Сөләйманова

Хәситә. XIX йөзнең беренче яртысы

Фрагмент. Көмеш, алтын йөгертү, ярымасылташлар; күпертмә җепкыр. Татарстан Милли музее