- РУС
- ТАТ
Партия хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе
1899 ел, Уфа шәһәре – 1986 елның 8 декабре, Мәскәү.
Уфа рус-татар училищесен, Уфа педагогия курсларын тәмамлый (1916). 1916–1917 елларда Уфа губернасы Уфа өязенең Арыслан авылы мәктәбендә укыта. 1918 елдан Уфа шәһәрендә, Губерна мөселман комиссариаты секретаре, РСФСР Советларының 5 нче съезды делегаты. Гражданнар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе сәяси бүлегендә эшли; «Кызыл яу» газетасын нәшер итүдә катнаша.
1919 елның июнь–сентябрендә РКП(б)ның Уфа губерна комитеты мөселман секциясе секретаре. 1919 елның октябреннән Казанда: РКП(б)ның губерна коитетында хатын-кызлар бүлеге инструкторы, мөселманнар секциясе секретаре. Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 2 нче съезды президиумы әгъзасы (ноябрь – декабрь, 1919), Советларның 8 нче Бөтенроссия съезды делегаты (декабрь, 1920). 1920 елда РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында хатын-кызлар бүлеге мөдире. РКП(б)ның 10 нчы съезды делегаты (март, 1921). 1921–1923 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы социаль тәрбия идарәсе башлыгы, Татарстанда ачларга ярдәм оештыру комиссиясе рәисе. 1924 елдан Бохарада, соңрак Мәскәүдә дәүләт, партия эшендә.
«Коммунист», «На новом пути» журналларында хатын-кызларның иҗтимагый эшчәнлеге турында мәкаләләр бастыра.
Биктимирова Т. Баимбетова З.А. // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Книга 3.
Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001.Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.