1917 елның 5 декабре, Уфа губерниясы, Минзәлә өязе Качкын авылы — 2015 елның 28 августы, Уфа.

Сәмәрканд университетын тәмамлый (1939).

1947–1950, 1954–1959 елларда Уфа нефть фәнни-тикшеренү институтында, 1950–1954 елларда — Бөтенсоюз нефть геология-разведка институтында (Ленинград) эшли, 1959–1975 елларда Ташкент нефть чыганаклары геологиясе һәм эзләнү фәнни-тикшеренү институтында геохимия бүлеге мөдире.

Уфа нефть (1975–1980) һәм Башкорт педагогика (1980–1988) институтларында химия кафедралары мөдире.

Татарстан, Башкортстан, Каспий буеның төньяк-көнчыгышында һәм Үзбәкстан территорияләрендә нефть составы үзгәрүнең үзенчәлекләрен ачыклый, Татарстанның аерым районнарында һәм чиктәш районнарда углеводородлар булуын нигезли.

150 дән артык картина иҗат итә, аларның иң яхшылары Казан музейларында саклана. Бөтенсоюз рәсем сәнгате күргәзмәләре лауреаты (1982, 1985, 1987).

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нефти Башкирии. Уфа, 1960 (автордаш); Задачи и упражнения по органической химии. Уфа, 1988.

Әдәбият

Зыятдинов Ф.С. Авылдашның авыр юл башы // Казан утлары. 2012. №6–7.