И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Газиз Гобәйдуллин. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1887 елның 15 июне, Казан – 1937 елның 13 октябре, Баку.

Г.С.Гобәйдуллин – С.С.Гобәйдуллинның улы.

«Халидия» мәдрәсәсен (1904), Казан университетын (1916) тәмамлый.

Шәкертләрнең «әл-Ислах» хәрәкәтендә катнаша. «Шимбә» театр түгәрәге әгъзасы. Университетта укыганда татар студентлары түгәрәген оештыручыларның берсе. Түгәрәккә Н.Хәлфин, Г. һәм Б.Шәрәфләр, Г.Коләхмәтов, Ф.Туктаров, М.Гобәйдуллина керә.

1914 елдан Г.С.Гобәйдуллин укыту эшендә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәне укыта. 1916–1917 елларда «Вазифа» мөселман мәктәбе (Троицк шәһәре) мөдире.

1917–1918 елларда татар милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаша; Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы, Милләт Мәҗлесе депутаты, Идел-Урал штатын гамәлгә кертү Һәйәте әгъзасы.

1917 елның җәендә Г.С.Гобәйдуллин Бөтенроссия мөселман укытучылары съездында катнаша, башкарма комитет әгъзасы булып сайлана.

Язмалары «Корылтай», «Алтай» газеталарында, «Укытучы», «Аң» журналларында басыла. Шул ук елларда аның тарих буенча беренче уку ярдәмлекләре – «Борынгы заман тарихы», «Диннәр тарихы», «Россия тарихы» дөнья күрә.

1921 елда Н.Ф.Катанов һәм Н.Н.Фирсов җитәкчелегендә Казан университеты каршында аспирантура тәмамлаганнан соң, фәнни һәм педагогик эштә; 1922–1925 елларда Шәрык педагогия институты укытучысы; бер үк вакытта ТАССР Мәгариф халык комиссариатыты Гыйльми үзәге, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы, ТАССР Үзәк музее хезмәткәре.

1925 елда Г.С.Гобәйдуллин гаиләсе белән Бакуга күчеп китә; Азәрбайҗан университетының Шәрык факультетын һәм Югары педагогия институтын оештыручыларның берсе.

1925–1933 елларда, 1935–1937 елларда Азәрбайҗан университетында Шәрык факультеты деканы, төрки-татар халыклары тарихы кафедрасы мөдире, 1935 елдан Якын Көнчыгыш тарихы кафедрасы мөдире.

Бер үк вакытта Үзбәкстан ССР Гыйльми үзәге белән хезмәттәшлек итә; 1925 елның августында Гыйльми үзәк каршындагы Үзбәкләр тарихын һәм телен өйрәнү комитеты эшендә катнаша, Үзбәкстан ССР Мәгариф халык комиссариаты Гыйльми үзәге каршындагы Үзәк мәгариф бюросы рәисе була.

1928 елда Сәмәрканд югары педагогия институтының мөселман Шәрыгы кафедрасы профессоры итеп сайлана.

Г.С.Гобәйдуллин 1 нче Бөтенсоюз тюркология съездында (1926 елның феврале, Баку) катнаша.

1930–1931 елларда Мәскәү университетында лекцияләр укый.

1931–1933 елларда Г.С.Гобәйдуллин – Советларның гомумазәрбайҗан съезды делегаты, Баку шәһәренең Ворошилов район советы депутаты, Азәрбайҗан Үзәк башкарма комитеты каршындагы фәнни-тикшеренү институтының тарих секциясе җитәкчесе.

1934 елда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты чакыруы буенча Г.С.Гобәйдуллин Казанга кайта, 1934–1935 елларда Марксизм-ленинизм фәнни-тикшеренү институтында, Казан университетында эшли. Татарстан тарихы буенча китап әзерләүдә катнаша.

Г.С.Гобәйдуллин – Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы, рәис урынбасары, СССР Үзәк башкарма комитетының Коммунистик академиясе каршындагы Тарихчы-марксистлар җәмгыяте әгъзасы (1928 елдән).

Г.С.Гобәйдуллин – репрессияләр чоры корбаны (кара: «Идел-Уралчылар оешмасы» эше); үлгәннән соң аклана.

Тикшеренүләре

Хезмәтләре татар халкы тарихына, татар әдәбиятына («Татар әдәбияты тарихы», т. 1–3, 1922–1925, Г.Рәхим белән берлектә), Идел буенда һәм Азәрбайҗанда барган крәстиян сугышлары тарихына карый.

Г.С.Гобәйдуллин – сатирик һәм юмористик хикәяләр остасы. «Җомга көн», «Исерек» (икесе дә 1913 елда), «Чалбар» (1915) сатирик новеллалары, Г.Исхакый, С.Рәмиев иҗатлары, ХХ йөз башы татар әдәбиятында романтизм турындагы (1911–1913 елларда басыла) әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы.

Хезмәтләре

Татар тарихы. Казан, 1922.

Борынгы болгарлар. Казан, 1924.

Пугачёв явы. Казан, 1924.

Татарларның килеп чыгышы һәм Алтын Урда. Казан, 1924.

Крестьян сугышлары тарихы. Казан, 1933.

Пугачёвщина и татары. Баку, 1927.

Из прошлого татар. Лондон, 1990.

История татар. М., 1994.

Әдәбият

Гобәйдуллин С.Г. Безнең әтиебез // Татарстан. 1993. № 10.

Алишев С.Х. Газиз Губайдуллин как историк // Исследования по историографии Татарии. Казань, 1978.

Насретдинова Д. Газиз Губайдуллин. Автобиография // Гасырлар авазы – Эхо веков. 1997. № ½.

Ашнин Ф.Д., Алпатов В.М. Гибель профессора Губайдуллина // ALTAICA II: сборник статей и материалов. М., 1998.

Шигабдинов Р. Узбекский период научной деятельности профессора Газиза Губайдуллина // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2002. № 1/2.

Автор – Д.М.Галиуллина