Биографиясе

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мәҗит Гафури. 2023

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1880 елның 20 июле (1 августы), Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылы – 1934 елның 28 октябре, Уфа шәһәре.

Авыл укытучысы гаиләсендә туа. Яшьли ятим кала. Авыл мәдрәсәсендә укый.

Уралда (шул исәптән Рәмиевләрнең алтын приискаларында) сезонлы эшләр башкара.

1898 елдан «Рәсүлия» мәдрәсәсендә (Троицк шәһәре) укый. Җәйләрен приискаларда, казакъ җәйләүләрендә көнлекчелектә эшли.

1905 елда Казанга килә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә.

1906 елдан Уфада, 1909 елга кадәр «Галия» мәдрәсәсендә укый.

Иҗаты

1902 елда дини фанатизмны фаш иткән «Ишан хәзрәтләренә» исемле беренче сатирик шигырен яза. «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт» (1904) шигырендә, «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» (1909) хикәясендә, «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» (1904) повестенда М.Гафури гади халык тормышын тасвирлый.

Алга таба иҗатының тәнкыйди юнәлеше көчәя бара. «Яшь гомерем» (1906), «Милләт мәхәббәте» (1907) җыентыклары патша хакимиятләре тарафыннан тыела, чөнки аларда самодержавиене бәреп төшерүгә өндәү сизелә.

Башлангыч чор лирикасы «Гафури шигырьләре» (1909), «Тәэссоратым» (1909), «Моң вә зар» (1911) җыентыкларында тупланган. Шигырьләренә социаль мотивларның төрлелеге һәм лирик кичерешләргә бай булу хас. Алга таба Гафури шигъриятендә психологизм көчәя, дидактик агым да сакланып килә.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләре, Шәрекъ әдәбиятының реалистик элементлары, татар һәм башкорт фольклорының казанышлары М.Гафури иҗатында XX йөз башындагы революцион идеяләр белән баетыла. Җәмгыятьне үзгәртү көче итеп Гафури мәгърифәтле булуны исәпли («Себер тимер юлы», «Яшь гомерем», 1906).

Башлангыч чор иҗатында ук ул үзен реалист язучы итеп таныта.

1905–1907 еллар вакыйгалары аның милли азатлык идеяләре белән кызыксынуын арттыра төшә. Милли мәсьәләләрне Гафури халыкларның царизмга каршы көрәше белән бергә бәйләп карарга тырыша («Алмашыну», 1905; «1906 елдан 1907 елга васыять», 1906 һәм башкалар). Соңыннан, реакция һөҗүменә җавап итеп, М.Гафури халыкның аяныч хәленә, социаль проблемаларына, кимсетелгәннәрнең хокукларын яклау мәсьәләләренә игътибарын арттыра («Базарга чыктым», 1907; «Бай һәм хезмәтче», 1909; «Хәерче», 1909; «Кызганам!», «Үлгән җан», икесе дә 1910 һәм башкалар).

Шул ук елларда М.Гафури, мәсәл жанрына мөрәҗәгать итеп, бер төркем сатирик персонажларның бөтен бер галереясын тудыра. 1907–1917 елларда ул 25 мәсәл яза. Аларның кайберләрендә И.А.Крылов йогынтысы сизелә, аерым мәсәлләрдә «Кәлилә вә Димнә» китабы сюжетлары кулланыла.

«Үгез белән бүре» (1912), «Сарыкны кем ашаган?» (1912), «Эт белән куян» (1912) мәсәлләре социаль юнәлешле булулары белән аерылып торалар. «Сандугач» (1906), «Кошларның патша сайлаулары» (1909), «Кара җылан белән Бакалар патшасы» (1912) мәсәлләрендә хөкемдар һәм халык мөнәсәбәтләре проблемасын образлы рәвештә аллегориягә нигезләнеп хәл итә.

Мәгърифәтчелек идеяләренең закончалыклы дәвамы буларак, М.Гафуриның антропологизмы берничә әсәрдә, аеруча «Хәмитнең хәяты» (1910) повестенда ачык чагылыш таба. Ямьсез тормыш күренешләре беркадәр күбрәк тасвирланса да, әсәрдә реалистик хакыйкать хөкем сөрә.

М.Гафуриның алга таба әдәби эзләнүләре трагизмнан оптимизмга таба кискен борылыш ясый. Гафуриның шигъри дөньясында, гуманизм идеалларының тантанасы һәм акыллы көч урнашуның чагылышы буларак, мәхәббәт романтикасы үзен нык сиздерә башлый. «Мәхәббәт хатлары» (1912) повестенда шулай ук мәхәббәт культы, бәхет идеаллары тантана итә. «Беренче мәхәббәт» (1915), «Янган йөрәк» (1914), «Таң яктысы» (1913) шигырьләре оптимизм белән сугарылган.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, мәхәббәт һәм дуслык романтикасын хәсрәт, көч куллануны гаепләү алмаштыра. 1915 елда Гафури үзенең атаклы «Юктырсың ла, Алла!» һәм «Кем ул?» шигырьләрен яза. Ул аларда сугышка карата халыкның ачы нәфрәтен чагылдыра, аны кешелек алдында иң зур җинаять дип фаш итә. «Солдат хатыны Хәмидә» (1915) хикәясендә дә туган туганын үтерүгә корылган сугышка каршы кискен протест белдерә.

1917 елгы революция вакыйгаларын Гафури шатланып каршы ала, аларга «Кызыл байрак» (1917), «Хөррият иртәсе» (1917), «Хисап көне» (1917), «Безнең юл» (1919), «Нур» (1919) шигырьләрен багышлый.

М.Вахитов истәлегенә багышланган «Нур» шигырендә М.Гафури революционерларның көрәштә үзләрен корбан итүләренә басым ясый.

М.Гафури иҗатының өзлексез темаларыннан берсе – үткәннәрдә калган коллар хезмәтен ирекле хезмәт идеалыннан чыгып күрсәтү. Бу тема аның «Эшче» (1920) поэмасында яңа сыйфатта калка.

1927 елда ул кабат бу поэмага әйләнеп кайта һәм аның драматик вариантын яза. Бу сюжетка композиторлар Г.С.Әлмөхәммәдов, С.Х.Габәши һәм В.И.Виноградов, татар музыкаль тарихында беренче булып, шул исемдә опера язалар (1930 елда Татар академия театрында куела). «Кызыл йолдыз» пьесасы (1925) Гражданнар сугышына һәм җимерелгән авыл хуҗалыгын торгызуны күрсәтүгә багышлана.

1921–1923 еллардагы ачлык «Ачлык тырнагында» (1923) исемле җыентыкка кергән «Сулган гөлләр» (1921), «Ач» (1921), «Җылыйлар» (1922) шигырьләрендә, «Кеше ашаучылар» (1922) поэмасында сурәтләнә.

1927 елда язылган «Кара йөзләр» повесте М.Гафурины күренекле язучы итеп таныта. Повестьта геройларга төгәл психологик сурәт, социаль күренешләргә тирән анализ бирелә.

Сюжет нигезендә XIX йөз ахырында язучының туган авылында булып узган фаҗигале вакыйгалар ята. Повестьнең төп героинясы Галимә иске тормышның караңгылыгы, мәрхәмәтсезлеге белән каршылыкка очрый һәм ахырда һәлак була. Галимә кичергән фаҗиганең бөтен тирәнлеген күрсәтү өчен, автор антитеза һәм контраст алымнарын оста куллана.

Бу повестька нигезләнеп, 1981 елда композитор Б.Г.Мөлеков шул исемдә опера яза (Гәрәй Рәхим либреттосы, 1982 елда Татар опера һәм балет театрында куела).

1917 елга кадәр язылган «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек», «Ярлылар, яки Өйдәш хатын», «Үги балалар» (1908), «Зәйнәп сабыр иткән иде, сабыр итә алмады» (1911), «Онытылган җинаять, яки үткәнне искә төшерү» (1911) хикәя һәм повестьларында М.Гафури татар хатынының фаҗигале язмышына басым ясый. «Кара йөзләр» повестенда социаль гомумиләштерү юлында яңа югарылыкка ирешә.

«Тормыш баскычлары» (1927) повестенда М.Гафури Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1917 елгы революция темаларына кабат әйләнеп кайта. Автор повестьның төп герое Вахитның характеры формалашуын, аның хезмәт ияләре хокукы өчен чын көрәшче булып китүен күрсәтә.

«Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) автобиографик повестенда М.Гафури алтын приискасында эшләгән эшчеләрнең авыр тормышларын чагылдырганда әсәр эчтәлеген тирәнәйтеп, зурайтып күрсәтүгә ирешә. Гади халыкның югары әхлакый сыйфатларын чын җылылык белән тасвирлый.

М.Гафури татар һәм башкорт матбугатында актив языша. Аның «Шәрекъ ярлылары», «Безнең юл» газеталарында, «Яңа юл», «Кызыл юл», «Совет әдәбияты» журналларында басылган очеркларында, язмаларында татар һәм башкорт халыкларының язмышлары ачык чагылыш табалар.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1939.

Һайланма әсәрҙәр. Өфө, 1950.

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1980–1983.

Избранное. Уфа, 1955.

Әдәбият

Хисмәтуллин Г. Мәҗит Гафури // Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар. Казан, 1960.

Нигъмәтуллин Э. Мәҗит Гафури: иҗаты турында очерк. Казан, 1969.

Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы: Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турындагы очерк. Казан, 1980.

Башкуров Р. Маджит Гафури // История татарской советской литературы. М., 1965.

Рамазанов Г. Творчество Маджита Гафури. Уфа, 1970.

Магдеев М. Маджит Гафури. Казан, 1980.

Автор – Р.Х.Сверигин