Эчтәлек

Касыйм татарларыннан. Нәсел башында Кадом морзасы Елизарий Мәмәт бәк улы Акмәмәтов тора.

Рус дәүләтенә хезмәткә Мәмәтовлар XVI йөз уртасында күчәләр. 1686 елда морза Биктимер Мәмәт улы Елизарьев искә алына.

XVIII йөз башында морза Мәмәтовлар Кадом өязе Торопово авылында яшиләр, XVIII йөз ахырында крепостной крәстияннәре белән бергә Бәләбәй өязенең Бүздәк авылына күченәләр.

XIX йөзнең икенче яртысында Мәмәтовлар нәселенең Уфа тармагы дворян катлавына кертелә.

Әдәбият

Новиков В.А. Сборник материалов для истории Уфимского дворянства. Уфа, 1879.

Каратеев М.Д. Княжеские роды // Арабески истории. М., 1994. Кн. 1.

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006.

Автор – И.Р. Габдуллин