Урнашуы, саны

Касыйм татарлары Касыйм шәһәрендә һәм, кечерәк тупланган төркемнәр булып, Рязань өлкәсенең Касыйм районында яшиләр.

1979 елгы халык исәбе буенча – 1040 кеше, 2002 елгы мәгълүматлар буенча 876 кеше тәшкил итәләр.

Россиядә 2010 елгы халык исәбе буенча Рязань өлкәсендә 4941 татар теркәлгән.

Касыйм татарларының шактый өлеше Россия (С.-Петербург, Мәскәү, Рязань, Казан), Урта Азия, Казакъстан, Балтыйк буе шәһәрләрендә яши.

Теле

Касыйм татарларының сөйләме татар теленең урта диалектына карый, ләкин кайбер фонетик үзенчәлекләре бар.

Дине

Касыйм татарлары – ислам дине тарафдарлары.

Касыйм татар хатын-кызлары. 1925

Фотография

Тарихы

Касыйм татарларының формалаша башлавы XV йөз башында Мәскәү дәүләте территориясендә үзәге Городец Мещерский булган Касыйм ханлыгы барлыкка килү белән бәйле. Соңрак шәһәр Царевич городок, Ханкирмән, Касыйм (ханлыкның беренче идарәчесе, Олугъ Мөхәммәднең улы Касыйм хан исеменнән) буларак мәгълүм.

Касыйм ханлыгы хуҗаларының хокуклары чикләнгән удел тибындагы бәйле кенәзлек була.

Йомышлы татарлары Рус дәүләтенең эчке һәм тышкы бурычларын хәл итүдә актив катнашалар. Касыйм татарлары Алтын Урда ханнарына, шведларга, ливон рыцарьларына каршы сугышларда рус гаскәрләре составына кушылалар, Русьның көньяк чикләрен күчмә халыклар һөҗүмнәреннән саклау­да мөһим роль уйныйлар.

Касыйм татарлары тыныч хезмәттә дә актив катнашалар: аларны татар ханлыкларына илчеләр, тәрҗемәчеләр итеп җибәрәләр. Хәрби хезмәтләре өчен бүләк итеп җирләр – еш кына соңыннан мирас булып калган утарлар бирәләр.

Хакимлек итүче сыйныф төрле дәрәҗәдәге феодаллардан – ханнардан, солтаннардан, аларга якын аксөякләрдән (карачылар, даруга бәкләре, казначылар), хәрбиләрдән (кенәзләр, бәкләр, морзалар, угланнар), дин әһелләреннән (сәедләр, абызлар) гыйбарәт була.

Халыкның шактый өлеше түбән феодаль катлауга (казаклар) керә.

Ханлыкта феодаль-бәйле крәстияннәр була, кечерәк катлауны хәрби әсирләр тәшкил итә.

Касыйм ханлыгы халкының этник составы төрле була. Аның территориясендә фин, славян һәм төрки халыклар вәкилләре яши. Ханлыкта Казаннан, Кырым, Себердән, кыргыз-кайсакъ урдасыннан чыккан кешеләр килеп төпләнә.

Касыйм татарлары этнотерриториаль төркем сыйфатында формалашуда иң актив компонентларның берсе нугайлар була: аларның йогынтысы сөйләмдә, рухи һәм матди мәдәнияттә сизелә.

XVI йөзнең 2 нче яртысыннан соң төрки халыкларның килүе кими башлый. Бу 1552 елда Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушканнан соң Касыйм ханлыгының Казан ханлыгына карата «буферлык» роле кимү белән бәйле.

Рус хөкүмәте Касыйм ханлыгына ышанычсыз Казан татар феодалларын җибәрә.

1681 елда, соңгы идарәче Фатыйма Солтан үлгәннән соң, идарә итү тулысынча Россия патшасы кулына күчә.

Йомышлы татарларга өстенлекләр бетерелгәч, күчеп китү активлаша: 1719 һәм 1744 еллар арасында татар халкының Касыйм өязеннән күчеп китүе 18% тәшкил итә (5797 дән 4880 кеше кала). Күченүнең төп юнәлешләре – көнчыгыш, Идел аръягы һәм Урал буйлары. Касыйм татарларының бер өлеше С.-Петербургка, Мәскәүгә (Татар бистәсенә, татарлар XIV–XVI йөзләрдә үк Мәскәү елгасы аръягына урнаша башлыйлар) күчеп утыра.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында Касыйм татарлары, яшәү өчен шартлар эзләп, Россиянең Казан, Сембер, Түбән Новгород һәм Оренбург губерналарының эре шәһәрләренә һәм авыл районнарына, шулай ук Урта Азиягә юнәләләр һәм шунда төпләнеп калалар.

Шөгыльләре

Җир җитмәгәнлектән, Рязань губернасының Касыйм өязе территориясендә яшәгән татарлар сарык тиресе, күн эшкәртү, Россиядә генә түгел, Германия, Америка базарларында да тире, мех, алардан эшләнгән әйберләр сату белән шөгыльләнәләр.

Касыйм татарларына читкә чыгып эшләү дә хас була: игенчелек эшеннән бушагач, ир-атларның яртысыннан күбрәге шәһәрләргә эшкә китә. Берәүләр приказчиклар, официантлар, ялчылар, кучерлар, ат караучылар, ишегалды җыештыручылар була, башкалары трактирлар, буфетлар тота.

Йорт-җир

Касыйм татарларының торулыклары ике төрле – шәһәр һәм авыл тибында була.

Касыймның Татар бистәсе – шәһәр тибының бер мисалы. Анда феодаль аксөякләрнең утарлары урнашкан. Хан сарае каршында манаралы ак таш мәчет була (1467 елда төзелә).

XIX йөз ахырында Касыйм татарларының төп массасы авылларда (авыл, сала, ил) яши, алар 3 территориаль төркемгә бүленә:

  • Ука елгасының сул ярында баштарак ак аймакка керүче (Касыйм шунда урнашкан) 4, аннары 5 авыл,
  • кара аймакка керүче 38 авыл,
  • уң ярда кешеләре «кара зыбыннар» дип аталучы 8 авыл урнашкан.

Касыйм татарларының утарлары торак йорттан һәм хуҗалык корылмаларыннан гыйбарәт була.

Йортларны күбесенчә бүрәнәләрдән, баерак гаиләләр таштан ике катлы итеп төзегәннәр. Йортка керү урынын кечерәк кенә дүрт яки алты почмаклы тамбур рәвешендә ике якка ачыла торган, төсле пыяла тәрәзәләр куелган ишекле итеп эшләгәннәр.

Традицион йортта шактый урынны икмәк пешерә торган һәм казан урнаштырылган мич алып торган.

Ишек каршында бөтен дивар буйлап киң сәке сузылган, ул йоклау, ашау, ял итү урыны булып хезмәт иткән. Күп кенә өйләрдә сәндерәләр булган.

Киез келәмнәр һәм сандыклар, диварлар буйлап эленгән тукылган һәм чигелгән сөлгеләр йортка татар төсмере биргәннәр.

Кием-салым

Касыйм татарларының традицион киеме Казан татарларыныкыннан аз аерыла; төрле сәбәпләр аркасында Касыйм татарлары шәһәрдәге кием-салымнарның яңа стилен чагыштырмача тиз кабул иткәннәр.

Аш-су

Ашау-эчү традицион рәвештә ит-сөт һәм камыр ризыкларыннан торган.

Мәдәният

Касыйм татарларының укымышлылыгы югары булган: өлкәннәрнең 57%ы ана телендә укый-яза белгән.

Касыймда «Аң», «Чалгы» газеталары нәшер ителгән.

Касыйм татарларыннан татар халкы тарихында беренче хатын-кыз математик, Сорбонна университетын тәмамлаган С.К. Шакулова (1887–1964), Советлар Союзы Герое В.В. Альбетков (1917–1984), җырчы, педагог З.Г. Байрашева (1906–1984) чыккан.

Шулай ук кара: Касыйм районы.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды // Ученые записки Мордовского государственного университета. Саранск, 1960. Вып. 11.

Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары. Казань, 1991.

Шарифуллина Ф.Л. Касимовские татары: историко-этнографическое исследование традиционной народной культуры середины XIX – начала XX веков. Рязань, 2004.

Автор – Ф.Л. Шәрифуллина