1917 елгы Февраль революциясеннән соң Вакытлы хөкүмәт тарафыннан җир эшләре министрлыгы каршында җир реформасын эшләү һәм Учредительләр җыенын чакырганга кадәр җиргә кагылышлы бәхәсләрне хәл итү өчен төзелә.

Җир комитетлары карамагында түбәндәге мәсьәләләр була: җир фонды мәйданнарын һәм халык санын ачыклау; җирләрне кулланырга яраклылыгы һәм категорияләре буенча бүлү; хуҗалыкларны биләмәләрнең күләме буенча төркемләү; аз җирле һәм бөтенләй җирсез хуҗалыклар санын ачыклау; җирдән файдалану проблемаларын хәл итү – җирне тапшыру һәм арендага бирү; аерым районнар буенча табигый һәм икътисади шартларга туры килә торган азык-төлек һәм хезмәт нормаларын билгеләү.

1917 елның 19 мартында Баш җир комитетлары оештырыла. 1917 елның 21 апрель карары нигезендә урыннарда (губерна, өяз һәм волость) җир комитетлары барлыкка килә.

Казан губернасында өяз һәм волость җир комитетлары 1917 елның май-июнендә оештырыла башлый. Күп кенә өяз һәм волость учреждениеләре җир комитетлары оештыру буенча үз инструкцияләре нигезенә Вакытлы хөкүмәтнең Казан губернасы комиссары, өяз һәм волость комиссарлары һәм секретарьлары белән үткәргән киңәшмәсендә (1917 елның 15–17 июне) эшләнгән кагыйдәләр салына.

1917 елның 19 июнендә Казан губерна җир комитетлары оештырыла. Аңа: Казан губерна земство идарәсенең икътисад бүлекләреннән - Н.А.Бухалов, Б.М.Ермолаев, И.Н.Малахов, И.И.Штуцер һәм башкалар; өяз җир комитетларыннан – Н.И.Бесчастнов (Тәтеш шәһәре), И.В.Волков (Лаеш шәһәре), А.Ф.Дорофеев (Спас шәһәре), С.Е.Емельянов (Козьмодемьян шәһәре), В.И.Ивановский (Чистай шәһәре), А.Я.Комаров (Зөя шәһәре), П.И.Мочалов (Царёвококшай шәһәре), Н.П.Пудовик (Цивильск шәһәре), З.В.Сперанский (Чабаксар шәһәре), Н.И.Строгонов (Казан өязе), А.В.Троицкий (Ядрин шәһәре), И.В.Христофоров (Мамадыш шәһәре); Казан җәмәгать иминлеге комитетыннан – Ф.Ф.Феофанов; Казан округ судыннан – Д.А.Плетнёв; Казан губерна контроль палатасыннан – Н.В.Янишевский; Казан мөселман социалистлар комитетыннан – М.М.Вахитов; башка учреждениеләр вәкилләре керәләр.

20 июньдә губерна җир комитетларының башкарма органы – җир идарәсе сайлана (рәисе – И.И.Штуцер, әгъзалары – А.Л.Коллегаев, Ф.С.Лозовой, И.Н.Малахов, З.В.Сперанский, И.В.Христофоров һ.б.).

Җир комитетлары на крәстияннәр, земство интеллигенциясе, сәүдәгәрләр, армия һәм флот вәкилләре һәм башкалар керә.

1917 елның көзенә Казан губернасы территориясендә 12 өяз һәм 181 волость җир комитетлары, шул исәптән Казан өязендә – 20, Козьмодемьян –10, Лаеш – 18, Мамадыш – 19, Зөя – 11, Спас – 15, Тәтеш – 18, Царёвококшай – 11, Цивиль – 12, Чабаксар –11, Чистай – 21, Ядрин өязендә 14 волость җир комитетлары оеша.

Казан губерна җир комитетлары проекты

Казан губерна җир комитетлары аграр реформаның инструкциясен һәм проектын эшли, аларның нигезенә «җирне социальләштерү» идеясе салына.

Казан губернасы җир комитетлары проектында (1917 елның 9 декабре) түбәндәге нигезләмәләр ята: авыл хуҗалыгы куллануындагы барлык җирләр һәм болынлыклар сатылмыйча, гомуми нигезләрдә хезмәт халкына бирелергә тиеш; җирне үз көче белән эшкәртергә теләгән җирбиләүчеләргә (алпавытларга һәм башкалар) һәм хосусый җирләрне арендалаучыларга җир мәйданнары хезмәт халкы белән бер үк төрле шартларда бирелә; югары культуралы утарлар һәм биләмәләр орлыкчылык хуҗалыклары һәм нәселле терлекләре белән бергә конфискацияләнә һәм Крәстиян депутатлары советлары тарафыннан ышанычлы кешегә тапшырыла, һәм волость җир комитетлары контроленә бирелә; авыл хуҗалыгы предприятиеләре, ат заводлары, пар һәм су тегермәннәре җирле хезмәт артельләренә яисә башка сәнәгать берләшмәләренә арендага бирә ала торган җир комитетлары, азык-төлек комитетлары, кооперативлар һәм башка оешмалар карамагына тапшырыла; сәнәгать характерындагы җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары хосусый биләмә буларак тартып алыналар һәм күргәзмә бакчачылык эше алып бару өчен озак вакытлы арендага тапшырылалар; хосусый утарлар, төрле хуҗалык корылмалары аларда мәктәпләр, училище, театр, халык йортлары, фермалар, башка социаль-мәдәни һәм хуҗалык эшләре учреждениеләре оештыру өчен земстволарга һәм җир комитетларына биреләләр; хосусый биләмәдән тартып алынган нәсел һәм эш терлекләре, инвентарь һәм башка милек бушлай губерна һәм өяз җир комитетларына, алар аша земстволарга һәм авыл халкына тапшырыла; җирләр фәкать күмәк берәмлекләргә – авыл җәмәгате, ширкәт, кооперативларга сроксыз файдалануга бирелә (завод һәм фабрикаларга – аерым); авыл җәмәгатенә кишәрлекләр хуҗалары өчен эшләнгән кагыйдәләрне гамәлгә кертү һәм, волость җир комитетлары рөхсәте белән, эш яки куллану нормалары чикләрендә ялланган хезмәт куллану хокукы бирелә; балык тоту һәм сәнәгать характерындагы башка оброк маддәләре (урманнан тыш), аренда сыйфатында хуҗалык эшләрендә файдалану өчен җирле җир комитетлары карамагына тапшырыла.

Совет хакимияте урнашкач, губернадагы барлык җир комитетларыда диярлек үз вазифаларыннан баш тарталар.

1918 елның февралендә Казан губерна җир комитетлары Казан Совет Эшче-Крәстияннәр Республикасы ХКСның Җир эшләре комиссариаты итеп, ә өяз һәм волость җир комитетлары Казан губерна крәстияннәренең 4 нче корылтаеның «Хакимиятне оештыру турында»гы карары нигезендә Крәстиян депутатлары советлары каршындагы өяз һәм волость бүлекләре итеп үзгәртеләләр.

1918 елның август-октябрендә, КОМУЧ хакимлек иткән чорда, җир комитетларын торгызырга омтылыш ясала.

Әдәбият

Чернышев Е.И. Материалы по истории крестьянской революции в Казанском крае в 1917 г. // Вестник Научного общества татароведения. 1925. № 1-2;

Ионенко И.М. Крестьянство Среднего Поволжья накануне Великого Октября. Казань, 1957;

Диндаров А.И. К вопросу о времени создания земельных комитетов Казанской губернии в 1917 г. // Историческая наука в Казанском университете. Казань, 2000.

Автор – Р.В.Шәйдуллин