Биографиясе

1929 елның 15 октябре, Саратов өлкәсенең Яңа Өзен районы Александров Гай авылы – 2014 ел.

Саратов университетын тәмамлаганнан соң (1952), «Минусинскнефтегазразведка» трестында (Абакан шәһәре) эшли, экспедициянең баш геологы (1957 елдан).

1959 елдан Красноярск геология идарәсендә экспедиция, 1962 елдан Себер минераль чимал геологиясе һәм геофизикасы фәнни-тикшеренү институтының Төмән филиалында тематик партия башлыгы.

1971 елдан Көнбатыш Себер нефть геологиясе һәм разведкасы фәнни-тикшеренү институтында: директор урынбасары (1971–1987, 1990–1992), тышкы икътисади мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире (1992–1998), нефть һәм газ ресурслары лабораториясе мөдире (1998 елдан).

Коләхмәтов Заполярьеның Тазов, Рус һ.б. чыганакларындагы уникаль нефть-газ ятмаларының күп стадияле формалашуын нигезли; платформа тышында утырма туплануда ярылган бозылулар һәм өзеклекләрнең киң таралуын исбатлый.

Мезозой утырмаларының стратиграфик схемасын, углеводород ятмаларының бүленеп урнашуы закончалыкларын, Көнбатыш Себердәге эре нефть һәм газ чыганакларында эзләнү эшләрендәге төп юнәлешләрне, Ямал-Ненец автономияле округы территориясе газ чыгару комплексында чимал базасын үстерү программасын эшләүдә катнаша.

Дәүләт бүләге Ямбург нефть газ конденсат чыганагын ачканы һәм эшләтүне тизләтелгән әзерлек белән алып барганы өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нефтяные и газовые месторождения СССР. М., 1987 (автордаш).