- РУС
- ТАТ
1990 елның 1 сентябрендә ТРның Милли музее филиалы буларак ачыла. 2007 елдан муниципаль музей.
2 катлы аерым бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы – 420 м2. Коллекция 5641 саклау берәмлеген тәшкил итә. Башта күргәзмәләр залына районның предприятиеләр тарихына караган материаллар һәм сынлы сәнгать әсәрләре куела.
1996 елда район тарихына багышланган экспозиция, 1997 елда төбәк табигате бүлеге ачыла.
Музейда Баулы нефтен үзләштерү турында зур документаль коллекция тупланган, шулай ук нефтьчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар; язучылардан Р.Мостафин, Ф.Яруллин, М.Хәбибуллин, Р.Әхмәтҗанов һ.б. турында материаллар бар.
Музей ел саен Халыкара музейлар (18 май) һәм Белем көннәрен (1 сентябрь) уздыра.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.