Биографиясе

1867 елның 15 мае – 1933 ел, Урал өлкәсенең Троицк шәһәре.

Традиционализмның татар варианты кадимчелекнең күренекле вәкиле.

Сәүдәгәр Гани (Габделгани) Хөсәеновның (кара Хөсәеновлар) улы.

Казан губернасының Кышкар авылы, Бохара, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре мәдрәсәләрендә укый.

Берникадәр вакыт Төркиядә яши, аннан кайткач Кышкар мәдрәсәсендә укыта.

1899 елдан Оренбург шәһәренең 1 нче җәмигъ мәчетендә: мулла, имам-хатиб (1908 елдан). Бер үк вакытта, 1907 елдан, "Вәлия" мәдрәсәсендә мөдәррис, ул мөдәррис булганда кадими юнәлештәге иң атаклы мәдрәсәләрнең берсенә әйләнә.

1906 елдан "Дин вә мәгыйшәт" журналын чыгара.

Хаксызга репрессияләнә, төрмәдә үлә.

Әдәбият

Денисов Д.Н. Исторические мечети Оренбурга // Мечети в духовной культуре татарского народа (XVIII в. — 1917 г.). К., 2006; 

Ислам на Урале: Энцикл. словарь. М.–Н. Новгород, 2009.