Бәйрәм авыл кешеләре тарафыннан билгеле бер тәртиптә 1–2 көн уздырыла. Аны үткәрү вакыты иске стиль белән 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәрге вакытка туры килә.

Нардуган атамасы «нар» – «ут, ялкын», «дуган» – «туган» төшенчәләрен аңлата. Мәгънәви яктан нигезендә кояшка борынгыдан ук килә торган иң бөек алла (Тәңре) итеп табыну идеясе ята.

Нардуган бәйрәме вакытында, көн иң кыска булып, Кояш еракка – көньякка киткәндә, борынгы төркиләр гыйбадәт кылалар һәм югары алланың тизрәк кайтуын сорыйлар.

Керәшен татарлары бәйрәм көнендә киенеп-ясанып йөрүләрне «Нардуган булып җөрү», «Нардуган чабу», «Нардуган бабалары» дип йөртәләр.

Кайбер татар-мишәр авылларында Нардуган бәйрәмен Раштуа, Раштва дип атыйлар. Чувашларда әлеге бәйрәм «Сурхури» («Сарык аягы») буларак билгеле.

Бәйрәмнең төп традицион йолалары матур итеп киенеп өйдән өйгә йөрү, тиешле җырлар башкарып, йөзекләр белән багу (йөзек салу), язмыш, кияү буласы кеше һәм башкалар хакында күрәзәлек итү була.

Киенеп-ясанып йөрүләр хәзерге Татарстанда яшәүче керәшен татарлары арасында киң таралыш ала. Бәйрәмдә катнашучылар төрле киемнәргә төренәләр, гадәттә, аю, кәҗә рәвешенә керү өчен туннар, бүрекләрен әйләндереп кияләр; ярлылар, картлар, карчыклар, чегәннәр булып киенәләр. Яшь егетләр — яшь кызлар, картлар — кәләшләр һ.б. кыяфәтләргә кереп, йөзләрен танымаслык итеп яшерәләр һәм, шау-шулы төркем булып, өйдән өйгә йөриләр. Кайвакыт аларны бәйрәм өчен махсус пешерелгән күмәч, көлчәләр белән сыйлап җибәрәләр.

Әгәр өйгә киенеп-ясанып йөрүчеләрне кертсәң, уңыш яхшы була дип исәпләнә. Татар авылларында киенеп-ясанып йөрүчеләр беркайчан да җырламаганнар, нинди дә булса теләкләр әйтмәгәннәр.

Яңа елга каршы төндә күрәзәлек итү мишәр татарларда да күзәтелә. Ләкин, әгәр дә керәшеннәрдә бу йолада яшь егетләр дә катнашкан булса, мишәрләрдә ул кызлар багуы рәвешендә һәм өлкән яшьтәге хатын-кыз күзәтчелегендә уза. Мөселман руханилары Нардуганны бәйрәм итүгә мәҗүсилек калдыгы буларак карыйлар.

XX йөз ахыры – XXI йөз башында Нардуган бәйрәменең кайбер йолалары ел циклына бәйле рәвештә яңадан торгызыла башлый. Әлеге бәйрәм үзешчән сәнгать коллективлары репертуарында һәм авыл бәйрәмнәрендә чагылыш таба. Мәсәлән, Нардуган, милли йола бәйрәме буларак, керәшен татарлар тарафыннан Чаллы шәһәрендә уздырыла.

Гомумән, Нардуган Яңа елны каршылау бәйрәме белән кушыла һәм, традицион элементларны саклаган хәлдә, көнкүрешкә башка эчтәлек белән килеп керә. Бу көнне ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.

Нардуган бәйрәме төрки халыкларны миллимәдәни берләштерүгә һәм аларның үзешчән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.