30 лап төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

ТРда бер төре – гади әнис (C. carvi) барлык районнарда да очрый. Урман аланнарында, болыннарда, юл буйларында үсә.

30-60 см озынлыктагы икееллык үләнчел үсемлек. Сабагы шәрә, буынтыклы. Яфраклары чиратлашкан, озынча, ике-өч кат каурыйсыман өлешләргә киселгән, астагылары – озын саплы, өстәгеләре – утырма. Чәчәкләре вак, ак төстә, катлаулы чатырга җыелган. Җимешләре – хуш исле орлыкчалар. Май-июньдә чәчәк ата. Июль-август айларында җимеш бирә.

Эфир майлы үсемлек; орлыкларында 3-7% эфир мае, флавоноидлар, аксымнар, май бар.

Медицинада аппетитны ачу өчен, җимешләре азык-төлек сәнәгатендә һәм кулинариядә кулланыла.

Баллы үсемлек.

Гади әнис