5 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — гади судак (S. lucioperca) барлык сусаклагычларда һәм Идел белән Каманың барлык зур кушылдыкларында яши.

Озынлыгы 60–70 см, авырлыгы 2–4 кг. Гәүдәсе озынча, ян-яктан кысылган, вак тәңкә белән капланган. Судак — өске һәм аскы казналыкларында нык аерылып торучы казык тешле һәм шома өлештән торучы саңак капкачлы ерткыч. Сырты яшькелт, корсагы көмешсыман-ак төстә. Гәүдәсенә аркылы коңгырт сызыклар төшкән. Беренче сырт йөзгеченең нурлары чәнечкеле. Уылдыгын апрель–майда яр буе участокларына, шулай ук тирән сулыкларга берьюлы чәчә. Уылдык бөртекләре, ябышып, челтәр рәвешен ала. Җенси җитлегү чоры — ата балыкларда 5–6, аналарда 6–7 яшьтә. Башлыча, кәсәбәчелек әһәмияте булмаган вак балыклар (кыртыш, җилембалыклар, алабуга, вак балык) белән туклана.

Кәсәбәчелек объекты.

Гади судак