Биографиясе

1958 елның 15 сентябрендә Актаныш районының Түке авылында туа.

Казан университетын (1983), Түбән Новгород чит телләр педагогия институтын (1991) тәмамлый.

1983–1984 елларда – Брежнев шәһәрендә укытучы. 1984–1988 елларда – Чаллы шәһәренең ВЛКСМ район комитетында инструктор. 1988–1990 елларда – Чаллы шәһәре  "Знание" җәмгыятенең район оешмасында җаваплы секретарь. 1990–1991 елларда – Чаллы шәһәренең КПСС район комитетында инструктор.

1991–1995 елларда – Чаллы шәһәренең картиналар галереясендә фәнни хезмәткәр. 1995–1996 елларда – "Казан" милли мәдәни үзәгендә фәнни хезмәткәр.

1996 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында: кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр, Сәнгать белеме үзәге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: Татарстанның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать тарихы, татар театры сценографиясе, халык сәнгате, сәнгать белеме.

Бүләкләре

Дамир Сираҗиев исемендәге (2008) һәм Бакый Урманче исемендәге (2012) бүләкләр лауреаты.

Хезмәтләре

Искусство новых городов Татарстана (1960–1990 гг.): живопись, графика, монументально-декоративное искусство, скульптура. Казань: Институт языка, литературы и искусства имени Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, 2001.

История татарского театра в плакатном искусстве: альбом-каталог = Татар театры тарихы плакат сәнгатендә = The history of the tatar theatre in poster art. Казань: Казанская недвижимость, 2017.

Зуфар Гимаев: альбом / авт. вступ. ст. и сост. Р. Р. Султанова. Казань: Заман, 2018.

Сценография татарского театра: основные этапы и закономерности развития (ХХ – нач. XXI в.). Казань: Казанская недвижимость, 2019.

Школа мастеров: художественное образование в сфере сценографии в Казани. Казань: Татарское книжное издательство, 2021.

Олег Кульпин. Кистью и сердцем. Казань: Рухият, 2021.