Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1765 елга кадәр авыл алпавыт П.С.Буткевич бабалары биләмәсендә була, 1803 елда – коллежский асессор хатыны Н.Н.Шарыгинага, 1836 елда титуляр советник Ф.К.Пекенга сатыла.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык.

1886 елда авылда бер класслы чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1890 елда – 36 ир бала һәм 19 кыз бала, 1914 елда 55 ир бала һәм 31 кыз бала укый).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 291 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда, 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Мурзиха авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Пятилетка” колхозы (беренче рәисе – Н.П.Тарасов) оештырыла. 1950 елда “Мурзиха” колхозы (Яңа Мурзиха авылы) составына керә. 1958 елдан Гассар исемендәге колхоз (Токмаш авылы; төп эшчәнлек тармагы – сортлы орлыкчылык) составында. 1995–2004 елларда Гассар исемендәге җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә Алабуга шәһәре предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык, 1968 елда урта итеп үзгәртелә (1984 елда яңа бина төзелә, 2011 елга кадәр эшли). 2018 елда башлангыч мәктәп буларак яңадан эшли башлый.

Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар (барысы да 2015 елда Күп функцияле үзәк итеп реконструкцияләнгән мәктәп бинасында урнаша).

Күренекле кешеләре

В.Я.Захаров (1921–2008) – Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленина, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, Гассар исемендәге колхоз рәисе (1961–1975 елларда).

Халык саны

1859 елда – 131,
1887 елда – 279,
1891 елда – 501,
1905 елда – 478,
1920 елда – 447,
1926 елда – 525,
1938 елда – 460,
1949 елда – 249,
1958 елда – 191,
1970 елда – 113,
1979 елда – 70,
1989 елда – 36,
2002 елда – 115,
2010 елда – 119,
2017 елда – 201 кеше (руслар – 77%, татарлар – 17%, әрмәннәр – 4,4%).