Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1765 елга кадәр авыл алпавыт П.С.Буткевич бабалары биләмәсендә була, 1803 елда – коллежский асессор хатыны Н.Н.Шарыгинага, 1836 елда титуляр советник Ф.К.Пекенга сатыла.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1897 елгы мәгълүматлар буенча, авылда бер класслы земство училищесе эшли (үз бинасында урнаша): 1920 елда 41 ир бала һәм 18 кыз бала укый.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 356 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда, 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Мурзиха авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Мурзиха” колхозы (беренче рәисе – Ф.П.Калашников) оештырыла. 1958 елда Гассар исемендәге колхоз (Токмаш авылы) составына керә.

Колхозның төп эшчәнлек тармагы – сортлы орлыкчылык. 1970 елда ТАССРның Министрлар Советы һәм Югары Советы Президиумы Байрагы белән бүләкләнә. 1995–2004 елларда Гассар исемендәге җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1962 елда яңа бина төзелә), китапханә бар (1941 елда – уку өе, 1953 елда китапханә ачыла).

Халык саны

1859 елда – 164,
1887 елда – 333,
1905 елда – 688,
1920 елда – 727,
1926 елда – 863,
1938 елда – 703,
1949 елда – 454,
1958 елда – 371,
1970 елда – 352,
1979 елда – 397,
1989 елда – 371,
2002 елда – 289,
2010 елда – 261,
2017 елда – 214 кеше (руслар – 75%, татарлар – 17%, әрмәннәр – 5,6%).