500–700 В көчәнешле даими электр тогы трамвайга эленмә контакт челтәре (кире үткәргеч – рельслар) аша бирелә.

Трамвай хәрәкәте республиканың өч шәһәрендә – Казан, Түбән Кама, Чаллыда гамәлгә кертелгән.

Атлы тимер юл вокзалы. 1875

Казан

Казан атлы тимер юлы

Казан губерна идарәсе беренче тапкыр трамвай хәрәкәтен Зур Проломная урамыннан (хәзер Бауман урамы) Идел пристаньнарына кадәр атлы тимер юл («конка») ярдәмендә кертергә тырыша (1867). 1870 елда Тимер юллар министрлыгы Казандагы атлы тимер юл проектын хуплый, 1875 елда ул юл ачыла (нигез салучысы – отставкадагы инженер, штабс-капитан П.П.Панаев). Вагоннар Мәскәүдән кайтартыла, ике класста 40 ка кадәр кеше утыра ала.

1875–1876 елларда «Идел» («Волжская», «Толчок»тан Иделдәге «Дальнее Устье» пристанена кадәр) һәм «Проломная» («Толчок»тан Зур Проломная урамы буйлап Балык рәтләре мәйданы (хәзер Тукай урамы) аша Постаучылар бистәсендәге чиркәүгә кадәр) юллары эшләп килә. 1876 елның сентябренә «Идел» линиясендә 5 вагонның расписание буенча хәрәкәте җайга салына.

Соңрак рельслы яңа юллар Югары Федоров, Театр (хәзер Пушкин) урамнарында, Николай мәйданында (хәзер Ленин бакчасы), Евангелистлар (хәзер Татарстан), Тихвин (хәзер Тукай) мәйданнарында һ.б. урыннарда төзелә.

Линияләргә телеграф һәм телефон куела; төнге хәрәкәт участоклары яктыртыла. Юллар, башлыча, бер колеялы була, 300–600 м саен үткәреп җибәрүче икенче юллар эшләнә, 5 линиядә 43 тукталыш ясала.

1900 елның ахырына атлы тимер юлларның гомуми озынлыгы 18,3 км га җитә, уртача хәрәкәт тизлеге 7,5 км/сәгатьтән артмый, 2 парк (3 вагон сарае, 200 һәм 130 атка исәпләнгән ат абзарлары) хезмәт күрсәтә.

Атлы тимер юллар 1900 елга кадәр эшләп килә.

Театр мәйданында трамвай. 1905

Казан

Казан трамвай хуҗалыгы

1892 елдан башлап «Казанда Бельгиянең атлы тимер юллар аноним җәмгыяте» үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. 1899 елда трамвай ихтыяҗларын тәэмин итү максатындагы махсус электр станциясе сафка кертелә, һәм электр белән эшли торган беренче трамвай җибәрелә.

Акрынлап яңа тарту көченә күчү бара. Моторлы вагоннар Бельгиядән кайтарыла. Үзәк урамнарда улаксыман рельслар салына, бер колеялы юл акрынлап ике колеялыга үзгәртелә, юллар озыная (1913 елда 50,3 км); трамвайлар паркында 105 вагон исәпләнә.

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы елларында хәрәкәт итүче составның күпчелеге сафтан чыга, вагоннарның шактый өлеше йөк ташуга көйләнә.

1918 елда трамвай хуҗалыгы национализацияләнә. трамвай Казан Эшче һәм солдат депутатлары советының коммуналь бүлеге карамагына күчә.

1921 елда яңадан пассажирлар ташу башлана. Трамвайлар паркы моторлы 18 пассажир һәм 6 йөк вагоныннан тора; юллар озынлыгы 20 км була. 1922/23 елның кышында, кар көртләре калын булу сәбәпле, трамвай хәрәкәте туктатылып тора, 1923 елның маенда хәрәкәт яңадан башлана һәм шуннан бирле өзелми.

1924 елда 24 вагон хәрәкәт итә. 1925 елда Казанда 4 трамвай юлы була. 1926 елдан контактлы үткәргечләрне алыштыру башлана (1940 елга 68 км үткәргеч алыштырыла), 1928 елда – яңа подстанция, 1929 елда махсус электр станциясе (1959 елга кадәр эшли) файдалануга тапшырыла.

1926 елда шәһәр коммуналь хуҗалыгы карамагындагы «Эльводтрам» тресты төзелә. Трамвай идарәсе – Казан шәһәр тимер юллар идарәсе, ә 1932 елдан шәһәр коммуналь хуҗалыгы каршындагы Казан трамвай идарәсе дип йөртелә башлый.

1933 елдан гамәлдәге станцияләп түләү тарифы урынына трамвайда йөргән өчен бердәм тариф кертелә.

1934 елга 50 тагылма вагон, 71 моторлы вагон исәпләнә. 1941 елның башына гомуми вагоннар паркы 159 берәмлеккә җитә. Трамвай паркы Мәскәүдән кайтарылган «Х» серияле (арбалы, иң зур тизлеге 40 км/сәг., 68 кеше сыйдыра, ике күчәрле) һәм Мытище заводы җитештергән вагоннардан тора. Бер юлга күчереп исәпләгәндә, юллар озынлыгы 70,6 км тәшкил итә. Хәрәкәтне көйләү өчен диспетчерлык хезмәте кертелә, диспетчер станцияләре арасында телефон элемтәсе булдырыла.

1937 елда үзәктән (хәзерге Тукай мәйданы) Караваево бистәсенә кадәр трамвай линиясе ачыла. 1939 елда маршрут һәм поезд расписаниеләре кертелә.

Бөек Ватан сугышы елларында күп вагоннар йөк һәм яралылар ташуга көйләнә, трамвай маршрутларының бер өлеше ябыла.

1950 елларда Казан трамвай паркы Рига вагон заводының МВТ-82 һәм Усть-Катав заводының КТМ-1, КТП-1 тибындагы вагоннары белән тулыландырыла. Мех комбинатыннан Казан макарон фабрикасына (1946), Зинин урамыннан Октябрь шәһәрчегенә (1948) кадәр; Ярминкә, Яңа Кремль урамнары буйлап тимер юл вокзалына (1958), Порт – Татарстан (1960), Вахитов мәйданыннан Урта Кабан ярлары буйлап Борисково бистәсенә (1963), Караваево бистәсеннән «Органик синтез» заводына (1966) кадәр трамвай юллары төзелә.

1948 елда, Казанда троллейбус хәрәкәте оештырылу белән, 3 нче трамвай паркы (2012 елга кадәр – 2 нче) трамвай-троллейбус паркы дип атала башлый, беренче троллейбуслар шунда урнаштырыла. 1957 елда трамвай һәм троллейбусларга – юл йөрү билетлары, 1960 елда – кондукторсыз хезмәт күрсәтү, 1978 дә кассасыз хезмәт күрсәтү кертелә. 1993 елда кабаттан кондуктор хезмәте кайтарыла.

1960 елларда Рига вагоннар заводы җитештергән төрле модификацияле РВЗ-6 тибындагы вагоннар файдалануга кертелә.

1976 елда Гвардия, Зорге урамнары буйлап Җиңү проспектына кадәр трамвай юлы төзелеп бетә (1980 елда ул 9 нчы микрорайон – Габишев урамына кадәр сузыла). 1979 елда компрессорлар заводыннан Ямашев урамы буенча Декабристлар урамына кадәр (Химиклар сарае) трамвай юлы ачыла.

1987 елда Казанда Усть-Катав заводының КТМ-5М тибындагы (өч ишекле, электромеханик күчергечле, иң зур тизлеге 65 км/сәг., 128 кеше сыйдыра), 1993 елда – КТМ-8, 1999 елда КТМ-19 тибындагы яңа вагоннар сафка кертелә. 1993 елдан Петербург трамвай-механика заводының ЛМ серияле вагоннары, 2002 елдан Екатеринбург шәһәре «Уралтрансмаш» заводының Спектр-71 вагоннары файдаланыла башлый. 2013 елдан Минск шәһәрендә җитештерелгән ике типтагы вагоннар кулланыла. 2016 елда трамвай паркы КТМ-71–623 тибындагы вагоннар белән тулыландырыла.

Трамвайлар челтәре формалашу белән бергә парк һәм энергетика хуҗалыклары да үсеш ала. Берничә трамвай депосы һәм подстанциясе гамәлгә кертелә, 1982 елда аларда телеидарә системасы эшли башлый. 1989 елда Трамвай-троллейбус идарәсе Казан шәһәр электр транспорты җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә, 1993 елдан – Казан «Шәһәр электр транспорты җитештерү берләшмәсе» коммуналь предприятиесе.

Казан трамваеның 100 еллыгына Җиңү проспекты буйлап Зорге урамыннан Себер трактына кадәр трамвай юлы ачыла, шәһәрдә 21 трамвай маршруты эшли башлый. 2005 елда, «Казан метрополитены» муниципаль унитар җитештерү берләшмәсе» коммуналь предприятиесен берләштереп, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе оештырыла.

2013 елның 1 гыйнварына файдаланыла торган трамвай юлларының гомуми озынлыгы 145,2 км (шул исәптән Казанда – 63,1 км; ике юллап исәпләгәндә); Казан трамвай паркында 101 вагон исәпләнә, 2 трамвай депосы эшли.

Шәһәрнең транспорт челтәрен оптимальләштерүгә бәйле рәвештә, 2005 елдан башлап, 10 нан артык трамвай маршруты ябыла, Н.Островский, В.Качалов, Газовая (2005), К.Маркс, Н.Ершов урамнарыннан (Гвардия урамына кадәр, 2008), Ленин дамбасыннан (2010), Бутлеров, Волков урамнарыннан (2011) трамвай юллары сүтеп алына. 2010 елда тимер юл вокзалыннан Киров дамбасы аша Декабристлар урамына кадәр трамвай юлы ачыла.

2012 елда Зур Казан боҗрасын реконструкцияләү төгәлләнә, Җиңү проспекты буенча 2 трамвай линиясе участогы, шул исәптән Себер трактыннан Р.Зорге урамы буйлап сузылган 22,4 км лы, Р.Зорге урамыннан Оренбург юлына кадәрге (Кояшлы шәһәр микрорайоны) 5 км лы участок файдалануга тапшырыла. 5 нче маршрут мәгълүмати видеотабло (вагонның килү вакытын күрсәтә) белән җиһазландырыла. 2012 елда Җиңү проспекты аша тимер юл вокзалыннан Кояшлы шәһәргә кадәр югары тизлектәге трамвайлар йөри башлый.

2013 елга 6 трамвай маршруты эшли.

Казанның трамвай һәм троллейбус челтәре радиаль-боҗра системасын хасил итә һәм барлык административ районнарга хезмәт күрсәтә.

Карл Маркс урамы. 1988

Казан

Түбән Кама шәһәрендә трамвай

Түбән Кама шәһәрендә трамвай хәрәкәте 1967 елның 23 февралендә ачыла (Трамвай депосы – ТЭЦ-1 маршруты буенча, ике юллап исәпләгәндә 9,4 км озынлыкта).

2010 елның 1 гыйнварына шәһәрне сәнәгать зонасы һәм елга порты белән 8 маршрут бәйли, трамвай юлларының гомуми озынлыгы 30 км (ике юллап исәпләгәндә); паркта 68 вагон исәпләнә. Тынычлык проспекты буйлап трамвай юлы, подстанция төзү эшләре алып барыла; вагоннар составы яңартылып тора.

"Тимер юл вокзалы" тукталышы. 2009

Казан

Чаллы шәһәрендә трамвай

Чаллы шәһәрендә трамвай хәрәкәте 1970 елда ачыла. 2010 елның 1 гыйнварына шәһәрдә 11 трамвай маршруты гамәлдә, трамвай юлларының гомуми озынлыгы 52 км (ике юллап санаганда); 6 тукталу станциясе бар, паркында 119 вагон исәпләнә.

Әдәбият

100 лет Казанскому трамваю. Казань, 1999.

Авторы – О.В.Ерёгин