Биографиясе

1867 елның 13 июле, Казан губернасы, Мамадыш өязе Алкино авылы – 1919, Казан.

Морзалар нәселеннән, дворян, Алкин авылында җир биләмәләре хуҗасы. Ш.М.Алкинның улы.

С.Ш.Алкин Казанда Беренче ир балалар гимназиясен (1883) һәм Казан университетының юридик факультетын (1893) тәмамлый.

1894–1917 елларда Казан хөкем палатасында адвокат. 1905–1908 елларда «Казан мөхбире» газетасының нашире һәм рәсми мөхәррире, бер үк вакытта (1907–1908) «Әхбар» газетасын да нәшер итә.

Казан губернасыннан 1 нче Дәүләт думасына депутат булып сайлана (1906), анда кадетлар фракциясе әгъзасы һәм мөселманнар фракциясен оештыручыларның берсе була. Дума таратылгач, Выборг өндәмәсенә кул куйган өчен 3 айга төрмәгә ябыла (1908 елда чыга).

1905 елдан С.Ш.Алкин – Казан губернасы Кадетлар партиясе комитеты әгъзасы, Россия күләмендә танылган мөселман либераллар лидеры. Бөтенроссия мөселманнарының «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруга юнәлтелгән 1 нче, 2 нче, 3 нче корылтайларда катнаша, соңгы оештыру съездында партия Үзәк комитетына сайлана.

1903–1908, 1917 елларда С.Ш.Алкин – Казан шәһәр думасы әгъзасы; титулярный советник.

1914 елның июнендә Бөтенроссия мөселманнарының 4 нче съездында делегат була. Шул ук елның декабрендә Бөтенроссия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтае эшендә катнаша.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында С.Ш.Алкин Казанда Мөселман качакларга ярдәм итү комитетын җитәкли.

1917 елда Мөселманнар комитетын оештыруда катнаша, «Корылтай» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

1917 елның мартында С.Ш.Алкин Петроградта оешкан Россия мөселманнарының вакытлы үзәк бюросына керә. 1917 елның маенда Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче корылтае делегаты була, «Милли вә дини мохтарият нигезләре» нотыгын сөйли.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Казанда совет халык мәхкәмә оешмаларын оештыруда катнаша.

Әдәбият

Туктаров Ф. (Усал). Беренче, Икенче, Өченче Думада мөселман депутатлар вә аларның кылган эшләре. Казан, 1909.

Усманова Д.М. Из рода Алкиных // Татарстан. 1993. № 12.

Мусульманские депутаты Государственной Думы России (1906–1917): сборник документов и материалов. Уфа, 1998.