Археографлык эшчәнлеге белән бәйле рәвештә 1905 елдан туплана башлый. Төп өлешен төрки-татар һәм гарәп-фарсы телле кулъязма китаплар тәшкил итә.

1925 елда С.Вахиди үз китапханәсендәге 200 дән артык кулъязма китапны, шул исәптән мәгълүм Сәхибгәрәй хан ярлыгын Татарстанның Үзәк музеена (хәзер – ТРның Милли музее) тапшыра.

1930 елда 1127 берәмлек кулъязма китап Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институтына бирелә (исемлеге бар).

1934 елда 500 дән артык кулъязма СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлегенә алына (шулардан 181е – гарәп телендә, калганнары – төрки-татар һәм фарсы телләрендә). Алар арасында Габденнасыйр Курсави хезмәтләре: «Шәрхе кахид ән-Нәсәфийә» («ән-Нәсәфи» хөкемнәренә шәрехләр»), «Шәрхе мохтасар әл-Манари» («әл-Манар кыскартуларына шәрехләр»), «Иршад әл-Мөридин» («Мөридләргә үгет-нәсыйхәт»); Ш.Мәрҗанинең «Мөнтәхәб мин китаб «Вафийәт әл-әсляф...» («Вафийәт әл-әсляф...» китабыннан сайланмалар») кулъязма әсәре; Гобәйдулла бине Сабит әл-Болгариның «Могъҗизат ән-нәби»е («Пәйгамбәрнең могҗизалары») һ.б.

Китапханәдәге тупланманың калган өлешен 1962 елда С.Вахидиның хатыны СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалына тапшыра; соңрак аларның күбесе филиалның Тел, әдәбият һәм тарих институты архивына күчерелә (140 лап кулъязма); китапханәдән 2 кулъязма Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге китапханәсендә саклана; шуларның берсе – Сөләйман Бакырганиның шигырьләр җыентыгының XVII йөздә күчерелгән нөсхәсе.

С. Вахидинең мөһере

ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә

Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында С.Вахиди китапханәсеннән алынган кулъязма китапларның күпчелеген Якын Көнчыгыш, Урта Азия һәм Идел-Урал төбәгендә табылган ядкәрләр – гарәп, фарсы, төрек-татар телләрендә язылган хәдисләр, тәфсир җыентыклары, фикъһ, мантыйк китаплары тәшкил итә. Арада XIII–XIV йөзләргә караганнары да бар: Әбү әл-Ләис әс-Сәмәркандиның «Тәфсир әл-Коръән» («Коръән тәфсире») күчермәсе, ән-Нәсәфинең «Китаб әл-мостафа» («Тазарыну-сафлану китабы»), Хәсән ибне Гали әл-Кашаниның математикадан «Китаб әл-мөршид фи-л-хисаб» («Хисаплауда туры юл күрсәтү китабы») дигән миниатюралар белән бизәүле китабы.

Ш.Мәрҗанинең күп томлы «Вафийәт әл-әсляф...» хезмәтенең матбугатта басылган кереш өлеше «Мөкаддимә...» кулъязмасының цензор нөсхәсе дә игътибарга лаек.

Казан университеты фәнни китапханәсендә

Казан университеты фәнни китапханәсенә С.Вахиди тупланмасыннан кергән кулъязмаларның күпчелеге татар телендә: Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» күчермәсе, Мәхмүд Гали Болгариның «Нәһҗ әл-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») әсәре, «Кыйсса-и ике былбыл»ның күчермә нөсхәсе.

Арада Ш.Мәрҗани, К.Насыйри һ.б. күп кенә татар дин-мәдәният эшлеклеләренең автографлары бар.

Әдәбият

Фәтхи А.С. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. Казан, 1960. 1 кисәк.

Госманов М. Игелекле мирас (Сәид Вахидиның тууына 100 ел) // Казан утлары. 1987. № 5.

Госманов М. Каурый каләм эзеннән. Казан, 1994.

Авторы – Н.А.Гәрәева