Гомер еллары: якынча 1183 – 1233 һәм 1240 арасы.

Кол Гали – «Кыйссаи Йосыф» лиро-эпик поэмасы авторы.

Татар тюркологы Ә.Н. Нәҗип, әсәрнең тел үзенчәлекләреннән чыгып, аның Түбән Иделдә язылган булуын фаразлый, чөнки ул чорда угызлар һәм кыпчаклар арасында актив рәвештә үзара этномәдәни аралашу барган.

Әсәр ахырында автор аның язылу вакытын күрсәтә:

Ул мәүләдән ярдәм, җиңү килгән көндә,
Изге рәҗәп аеның нәкъ утызында,
Һәм тарихның нәкъ алты йөз утызында,
Бу зәгыйфь кол бу китапны төзде инде.
(Яңача 1233 елның 12 маенда).

Поэманың эчтәлеге (мәсәлән, төп персонажларның берсе – акыл иясе Ягкуб картның фикерләре), стиле һәм яңгырашы Кол Галинең үз заманы өчен тирән белемле кеше булганлыгын, гарәп-фарсы әдәбиятын яхшы белгәнлеген күрсәтә. Поэма ахырында ул болай яза:

Йосыф сәүче кыйссасын без тәмам иттек,
Гъәрәб-фарсы телләречә бәян иттек...

Аерым юлларның тәмамланмаган булуы хәвефле монгол явы чоры яки авторның үлүе (ихтимал, монголлар һөҗүме вакытында) текстка тулысынча редакция ясарга мөмкинлек бирмәгән дигән фикер уята.

Йогынтысы

Кол Гали иҗаты татар язма әдәбияты, бигрәк тә поэзиясе формалашуга аеруча көчле йогынты ясый.

Кол Гали образы татар әдәбияты әсәрләрендә һәм сынлы сәнгатьтә киң чагылыш таба: 1965 елда Б.Урманче мәрмәрдән «Кол Гали» сынын ясый. 1973 елда Татар академия театры сәхнәсендә Н. Фәттахның «Кол Гали» исемле трагедиясе күрсәтелә.

2005 елда Казанның меңьеллыгы паркында Кол Гали һәйкәле куела һ.б.

Әсәрләр

Гали (XII йөзнең азагы – XIII йөзнең башы) // Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1956.

Йосыф вә Зөләйха // Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963.

Кыссаи Йосыф. Казан, 1983.

Йосыф кыйссасы. Казан, 2000.

Юсуф и Зулейха (отрывки из поэмы) // Антология татарской поэзии. Казан, 1957.

Сказание о Йусуфе. Казан, 1985.

Әдәбият

Таһирҗанов Г. Фирдәүси һәм Колгали // Казан утлары. 1968. № 12.

Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т. 1. Казан, 1984. 1 том.

Хисамов Н.Ш. Бөек язмышлы әсәр. Казан, 1984.

Фәсиев Ф. «Кыйссаи Йосыф» һәм аның авторы турында // Казан утлары. 1988. № 3.

Поэт-гуманист Кул Гали. Казань, 1987.

Ахунов А.М. Арабский источник средневековой тюрко-татарской литературы: на материале трудов ат-Табари. Казань, 2001.

Хисамов Н.Ш. Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XII–XV вв.: проблема версий. Казань, 2001.

Автор – Н.Ш. Хисамов