Язылуы

1523 елның 1 гыйнварында (919 һиҗри елның 13 сәфәре) языла, аксөяк Шәех Әхмәт белән аның туганнарына бирелә. Әмирләргә, хакимнәргә, бөек сәедләргә, кадияләргә, хөрмәтле шәхесләргә, вәкилләргә, кече илчеләргә, урыннардагы түрәләргә, бакча һәм мәхкәмә түрәләренә, барча халыкка, «гомумән бөтен Казан өлкәләренә һәм бөтен патшалыкларга» мөрәҗәгать була.

Сәхибгәрәй хан ярлыгы. 1523

Татарстан Республикасы Милли музее

Эчтәлеге

Документта әйтелгәнчә, Мөхәммәд улы Шәех Әхмәт, аның улы Абдал, Сәед Әхмәт, аның абыйсы Мөхәммәд улы Муса, Сәид улы Якуб, аның бертуганнары Булан һәм Нур Сәид баш иеп сәламлиләр, элеккеге ханнар заманында тарханнар булалар. Ярлыкта аларның элеккеге хокуклары раслана, «даругаларда, торакларда, юлда, өйдә» аларның үзен, милкен һәм кешеләрен саклау гарантияләнә, салым, ясак, бурычлардан (ясак-калан, салыг мусамма, кулыш-култык, тамга-тартнак, хәрәҗ-хәрәҗәт, җир салымы, морҗадан салым, авыл иманасы, азык-төлек һәм фураж җыю, куна керү йөкләмәсе) азат ителүләре әйтелә.

Хан боерыгын бозучыларга алдан ук кисәтү ясала: «... аларга яхшылык булмаячак».

Башка ярлыклар белән чагыштырганда, текст Аллага дан җырлау белән башлана дип фаразларга була. Расланган ярлык, гадәттә, ахырыннан башлап төргәккә төрелә. Ярлыкның башы – документның өске өлеше тизрәк тукшырыла, шунлыктан күп кенә ярлыкларның, шул исәптән Сәхибгәрәй хан ярлыгы текстының да бу өлеше югалган.

Тышкы күренеше

Сакланган текстта 23 юл бар, кәгазьгә язылган; ике бит ябыштырылган (17,7×76 см).

Сәхибгәрәй хан ярлыгының тышкы бизәлеше (тар озын төргәк) татар ханлыклары чорындагы ярлыкларга хас. Ярлык, рикъа элементларын кертеп, гадиләштерелгән дивани почеркы белән кара кара белән язылган.

Тархан грамотасының төп нөсхәсе булуы Җүчиләр йорты тамгасы белән раслана. Тамга кызыл квадрат мөһердән (13,5×13,5 см) гыйбарәт, аның эчке ягында язулар була (башка ярлыкларда да очрый, аларда Аллаһны мактау сүзләре языла).

Казан ярлыгының төп үзенчәлеге – «Аллаһтан башка алла юк, Мөхәммәд аның пәйгамбәре» гыйбарәсенең өч тапкыр кабатлануында. Уртасында, кечкенә генә турыпочмакта, өч япьле герб бар.

Текстның уртасында, кырыйда кызыл төстәге кечкенә генә озынча тап бар, бармак башы эзе дип фаразлана (тамга һәм бармак эзенең бер төстә булуы документның төп нөсхә булуына өстәмә дәлил).

Фәнни кыйммәте

Сәхибгәрәй хан ярлыгында Алтын Урдадан (Җүчи Олысы) Казан ханлыгына дәүләт оешмалары традицияләренең күчә баруы, Казан ханлыгында канцелярия эшләренең югары дәрәҗәдә алып барылуы, анда кулланылган салым төрләре һәм социаль структура (гражданнар һәм идарә итүчеләр арасында алга киткән хокукый мөнәсәбәтләр урнаша) санап кителә.

Шулай ук кара: Сәхибгәрәй хан.

Өйрәнү

Сәхибгәрәй хан ярлыгын беренче өйрәнүче татар археографы С.Вахиди була. Ул ярлыкны 1912 елда Казан губернасы Мамадыш өязе Мамалай авылында крәстиян Рәхмәтулла Әхмәровтан таба (ул аны шәхси талисман буларак саклый).

1920 елда С.Вахиди Сәхибгәрәй хан ярлыгын сатып ала һәм Академүзәк каршындагы музейга тапшыра. Өйрәнелгәннән соң, ярлык рус теленә тәрҗемә ителә һәм фәнни әйләнешкә кертелә.

Ярлык ТРның Милли музеенда саклана.

Әдәбият

Вахидов С.Г. Ярлык хана Сахиб-Гирея // Вестник Научного Общества татароведения. 1925. № 1–2.

Мухамедьяров Ш.Ф. Тарханный ярлык Казанского хана Сахиб-Гирея 1523 г. // Новое о прошлом нашей страны. М., 1967.

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. Казань, 1979.

Авторлар: И.Л.Измайлов, С.Ю.Измайлова