Эчтәлек

Гомер еллары: 1500 ел, Бакчасарай шәһәре – 1551 ел, шунда ук.

Сәхибгәрәй – Миңлегәрәй хан улы.

1510 – 1511 елларда Нурсолтан белән бергә Казанга һәм Мәскәүгә бара.

1521 елда Нурсолтан ярдәме белән Казан тәхетенә утыртыла. Шул ук елда бертуганы  Кырым ханы Мөхәммәдгәрәй белән бергә Мәскәү кенәзлегенә каршы яу оештыра; көнчыгыштан һәм көньяктан һөҗүм итүче татар гаскәрләре, Ука елгасында рус полкларын тар-мар итеп, Түбән Новгород шәһәрен алалар һәм Мәскәүне камыйлар. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III «элекке заманнардагыча» ясак түләү шарты белән солых килешүе төзергә мәҗбүр була.

1523 елда Сәхибгәрәй хан боерыгы белән Казанда рус сәүдәгәрләре тар-мар ителә, рус илчесе Ю.В. Поджогин үтерелә. Рус гаскәрләре Казанның чик буе өлкәләренә яу белән киләләр, форпост буларак Васильсурск кальгасына нигез салына.

1523–1524 елларда Сәхибгәрәй хан Төркия белән килешү төзи, үзен солтан вассалы дип таный.

1524 елда Казан тәхетен Сафагәрәйгә калдырып, үзе Кырымга, аннан Истанбулга китә. Истанбулда Сөләйман солтан сараенда яши. 1532 елда аның булышлыгы белән Сәхибгәрәй Кырым тәхетенә утыра.

1532–1537 елларда Сәхибгәрәй Бакчасарайдан куылган Исламгәрәй хан белән сугыша. Рус дәүләтенә каршы сәясәт алып бара, Польша короле Сигизмундны яклый, Мәскәүдән Казанга дәгъва белдерүдән баш тартуын таләп итә.

1538 елда Кырым гаскәрләре төрек гаскәрләренең Молдавиягә явында катнаша. 1539 елда һәм 1545 елда Кабардада һәм Чечняда сугыша.

1541 елда Сәхибгәрәй Мәскәүгә яу оештыра, әмма Ука елгасында рус гаскәрләре тарафыннан туктатыла.

1546 – 1547 елларда Нугай Урдасы белән сугыша. 1551 елларда Черкесиягә яу оештыра.

Сөләйман солтан боерыгы белән Кырым ханлыгы тәхетенә Дәүләтгәрәй утыртыла. Яудан кайтканнан соң, Сәхибгәрәй хан үтерелә.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Ч. 2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Халим Гирай. Розовый куст ханов, или История Крыма. Симферополь, 2008.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Л.Измайлов