- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасының сул кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 9 км көньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә искә алына.
1567 елга кадәр сарай, аннары алпавыт милкенә тапшырыла: беренче хуҗалары – Богданов, Пантелеев, йомышлы татар Сөендеков. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (архитектор П.Г.Пятницкий һәм аның хатыны Л.А.Пятницкая карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Биредә зур утар урнашкан. 1897 елда утар педагог, миссионер Н.А.Бобровниковка сатыла.
1840 елда А.Я.Жмакин һәм приход кешеләре акчасына авылда Введение чиркәве (архитекторы П.Г.Пятницкий; классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге; өлешчә сакланган) төзелә, 1855 елда чиркәү коймасы эчендә П.Г.Пятницкий җирләнә.
XX йөз башында волость идарәсе урнаша; Введение чиркәве, земство мәктәбе (1868 елда ачыла), икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, тимерчелек, вак кредит учреждениесе, казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1697 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл – Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Үзәк авыл җирлегендә.
1937 елда авылда агач эшләнмәләр-өй җиһазлары җитештерүче остаханә оештырыла, 1954 елда елына 3 млн данә кирпеч җитештерүче кирпеч заводы төзелә.
1929 елда Тельман исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан – Сталин исемендәге совхозда (үзәк утары – Үзәк поселогы), 1962 елда исеме Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә.
1968 елдан ВАСХНИЛ Бөтенроссия бүлеге каршындагы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элиталы орлыклар җитештерү буенча Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (Үзәк утары – Үзәк поселогы) эшли, 2005 елда хуҗалык «ВАМИН-Теләче агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ленин исемендәге бүлегенә үзгәртелә.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Тулы булмаган урта мәктәп (2015 елдан Үзәк урта мәктәбе филиалы), клуб (бинасы 1989 елда төзелә), китапханә (1970 елдан, 1989 елдан клубның яңа бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Введение в храм Пресвятой Богородицы чиркәве(2007 елдан), Архангел Михаил кәшәнәсе (2019 елдан) бар.
Клуб каршында «Теремок» театр (2013 елдан), «Березка» фольклор (2014 елдан) коллективлары эшли.
Авыл янында кәшәнә корылган төзекләндерелгән изге чишмә (2015 ел) бар.
Н.М.Капитонов (1927–2009) – электрон хисаплау машиналары заводының слесарь-җыючылар бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое. Авылда аңа һәйкәл куелган.
1782 елда – 90 ир-ат,
1859 елда – 630,
1897 елда – 787,
1908 елда – 939,
1920 елда – 998,
1926 елда – 985,
1938 елда – 865,
1949 елда – 600,
1958 елда – 568,
1970 елда – 485,
1979 елда – 431,
1989 елда – 350,
2002 елда – 384,
2010 елда – 340,
2020 елда – 295 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.