Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 1162,3 кв.км. Үзәге – Чаллыбаш авылы (Самара шәһәреннән 185 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 15370 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2097 кеше. Алар Зәет һәм Шламка авылларында, Кече Нурлат, Яңа Нурлат, Совет Иглае һәм Совет Нурлаты поселокларында, Благодаровка авылында яшиләр.

Кече Нурлат, Совет Нурлаты һәм Совет Иглае авыллары 1927 елда оештырыла.

Татар җәмгыяте тормышы

Беренчеләрдән ТАССРның Октябрь районы Югары Нурлат, Түбән Нурлат һәм Яңа Иглай авылларында яшәүчеләр күченеп килә. Поселокта яшәүчеләр авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 1954 елда "Яңа тормыш" колхозы оештырыла.

Хәзерге вакытта районда алты мәчет эшли. Благодаровка авылы мәчете 1907 елдан, төзелгән вакытыннан бирле сакланган (2007 елда капиталь ремонт ясала).

Совет Иглае поселогында татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә. Чаллыбаш авылы мәдәният йорты каршында татар бию ансамбле эшли (җитәкчесе – А.Г.Кәбиров).

Күренекле кешеләре

Чаллыбаш районында ТАССРның халык артисты З.Х.Туишева (Зәет авылы) туган.