- РУС
- ТАТ
радиоэлектроника өлкәсе галиме, конструктор, техник фәннәре докторы (1992), профессор (2002), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2000)
1940 елның 17 гыйнварында БАССРның Бәләбәй шәһәрендә туа.
1964 елда Урал политехник институтын тәмамлаганнан соң, Урал оптика-механика заводында (Свердловск шәһәре) эшли.
1979 елдан ГИПОда: фәнни бүлек башлыгы — баш конструктор (1979–1985), фәнни-техник комплекс башлыгы (1985–1994), «Аэрокосмик приборлар җитештерү институты» АҖнең директоры — баш конструкторы (1994 елдан), ген. директоры (2003 елдан); бер үк вакытта, 1987 елдан, Казан техник университетында.
Хезмәтләре оптик дулкын озынлыклары диапазонында аэрокосмик дистанцион зондлау системалары теориясенә һәм конструкцияләүгә карый.
Мөхәммәдъяров эшкәртмәләре «Космос», «Метеор», «Океан-01» сериясендәге космик ракета йөрткечләрдә, самолётларда, вертолётларда кулланыла. Файдалы казылмалар, төче сулар һәм техноген җимерелү урыннарын эзләү өчен видеотепловизион алым эшли. Татарстан территориясендә борынгы Идел үзәненең 3 җир асты участогын тикшерә.
Уйлап табуга 186 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Халыклар дуслыгы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ФАнең академик В.Н.Челомей исемендәге һәм СССР Космонавтика федерациясенең Ю.А.Гагарин исемендәге алтын медальләре белән бүләкләнә.
Детерминированный синтез оптико-электронных систем с симметричным входом // Оптический журн. 1993. № 9;
Космические технологии для приборного оснащения нефтегазового комплекса // Наука и техника в газовой пром-сти. 2000. № 2;
Перенос излучений в листьях растений // Оптика и спектроскопия. 2001. Т. 90, № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.